Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәрлебашынан «полициянең яшь дуслары» “Костер”дан бүләкләр алып кайтты

Май урталарында "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-укыту үзәгендә республика мәктәпләрендәге хокук тәртибен профилактикалау отрядларының республика бәйгесе узды.

Әлеге бәйге ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында 2011-2014 елларда хокук тәртибен профилактикалауның комплекслы прогаммасы турында"гы карарын тормышка ашыру йөзеннән үткәрелә. Аны оештыручылар - ТР Эчке эшләр министрлыгы, Мә­гариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы. Максаты - Татарстан балалары һәм яшьләре арасында хокук сакчылары хәрәкәтен үс­те­рү, хокукый тәрбия нигезләрен ныгыту. Быел бәй­ге өч этапта узды. Аның районда үткәрел­гән турында Бәрлебашы төп мәк­тәбенең "Полициянең яшь дуслары" командасы беренче урынны яулады. Җитәкчеләре - мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлчәчәк Гыйбадуллина. Республикага 42 район-шәһәрдән 56 команданың эшчәнлеген яктырткан материаллар җибәрелгән. Жюри алар арасыннан бары ун команданы, шул исәптән безнекеләрне, сайлап алды.

Финалда җиде этапта шак­тый катлаулы юл узарга туры килде аларга. Визит карточкасын да, ел буе эшләгән социаль проектларын да тәкъдим иттеләр, тарих, хокук белеме буенча белемнәрен, "Лазертаг" уенында лазер коралыннан ату осталыкларын да күрсәт­теләр. Нәтиҗәдә, "Полициянең яшь дуслары" командасы икенче урынны яулады. Җиңүчеләрне ТР эчке эшләр министры урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров котлады. Бәрлебашы мәктәбе укучылары диплом, өч кешелек палатка, өчәр волейбол, футбол, ике баскетбол тубы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәрлебашынан «полициянең яшь дуслары»