Гомер юлы
Бәндәләрнең гомере кара урман
Шул урманга керсәң сине
Ниләр көтә, билгесез.
Адашыплар китсәң, баш әйләнеп,
Туры юлны тапмый йөрисең.
Урман эчләрендә юллар төрле якка,
Кайберләре илтә сазлыкка.
Шул сазлыкны әйләнепләр үтеп,
Чыга алсак иде яктыга.
Шул урманны исән-имин чыгып,
Әйләнепләр карап торасың.
Әдәм балалары, илем, Раббым каршысында
Йөзләребез...
Гомер юлы
Бәндәләрнең гомере кара урман
Шул урманга керсәң сине
Ниләр көтә, билгесез.
Адашыплар китсәң, баш әйләнеп,
Туры юлны тапмый йөрисең.
Урман эчләрендә юллар төрле якка,
Кайберләре илтә сазлыкка.
Шул сазлыкны әйләнепләр үтеп,
Чыга алсак иде яктыга.
Шул урманны исән-имин чыгып,
Әйләнепләр карап торасың.
Әдәм балалары, илем, Раббым каршысында
Йөзләребез кара булмасын.
Яшик әле дуслар, чын кешеләр булып,
Якты дөньяның кадерен белик без.
Исәнлекләр биреп, тормышыбыз рәхәт
Илебезгә тынычлыклар телик без.
Бик зур гыйбрәт алырлык бит
Каннар коеп, яши күп илләр.
Яшь балалар, карт карчыклар үлә
Имән кебек таза яшь ирләр.
Күпме тапкан маллар әрәм була
Күпме җаннар кыела.
Телевизор карап торсаң,
Ахры заман кебек тоела.
Авылыма
Бәрлебашы авылы бигрәк ямьле
Тирә ягы яшел урманлык.
Ике милләт халкы яши анда,
Ә һавасы сулап туймаслык.
Ике милләт халкы бик дус булып,
Бик тырышып гомер иткәннәр.
Рус халкы чүлмәк ясап,
Ә татарлар итек басканнар.
Мәктәпләрдә бергә укыганнар
Бер туганнар кебек булганнар.
Киң кырларда бергә эшләп,
Кайгылары булса, уртаклашып
Шатлыкларын бергә бүлгәннәр.
Бәрле дигән елга
Бездән башлана шул.
Бик күп чакрымнар үтеп,
Зөя елгасына ага ул.
Руслар да хәзер чүлмәк ясамыйлар
Чүлмәк нигә, сыер асрамыйлар.
Татарлар да итек басмыйлар.
Тормышыбыз матур, яшь җилкенчәк
Ботинкалар киеп, кәс-кәс атлыйлар.
Бер уйласаң, исен китмәле
Егетләре уңган, булганнар
Элеккедән килгән, гадәтме бу
Ник бер авыл кызы килен булсын
Киленнәрне чит авылдан алганнар.
Мин үзем дә чит авылдан
Килгән килен шул инде.
Дусларга
Гомер аты бик тиз чаба
Ничек аны куып җитәргә?
Якты, матур, тыныч мул тормышны
Балаларны, туганнарны, сез дусларны
Ничек ташлап китәргә?
Яшик әле, дуслар, ярдәмләшеп
Илебезгә тынычлыклар телик без.
Биргән малга шөкер итеп,
Якты дөньялардан
Кеше булып китик без.
Аерылсак та, дуслар күңелемдә
Зәңгәр күктә балкып торган
Якты йолдыз кебек булыйк без.
Исем китеп карап торам әле
Шул малкайның ялларына.
Җилдән җитез җил давыллы
Чабып узган сикәлтәле юлларына.
Чапкан юллар сикәлтәле булсын,
Тик соңгысы гына булмасын.
Шул малкайның чанасыннан
Аерылырга, раббым, язмасын.
Яшик әле дуслар, шушы рәхәтлекнең
Ямен, тәмен белеп.
Гомеркәйләр зая узмасын
Борылыплар карап торгач,
Үкенерлек кенә булмасын.
Минем гомерем үкенечле түгел
Мин хезмәтне сөеп эшләдем.
Яшьләргә дә әйтер сүзем минем:
Ялкауланмый туры юлда яшәгез.
өйләнмәгән егетләргә
Балакайлар, гомеркәйләр бигрәк кыска
Шаулап килгән җил-давыллар
Сизелми дә таяк алган, хәлсез генә
Картлык килеп җитә ул.
Бик күпләрнең гомерләре әрәм уза,
Тормыш кормый, өйләнергә уйламый да.
Туа, үсә, эшли, үзе өчен эчә
Шулай итеп, рәхәт кенә, гомер уза.
Өйләнмәсәң, балалар да тумый кала
Соңгы көндә нишли инде бу бичара.
Ярдәм кулы сузар өчен бер кеме юк
Тере имгәк булып, хөкүмәт кулына кала -
Картлар йортына бара.
Ул йортта да эшләмичә генә рәхәт күрә.
Озакламый Әҗәлетдин килеп җитә
Бичараны җир куенына күмәләр.
Шулай итеп, ул ялкауның нәселе бетә
Балакайлар, уйланыгыз, соңга калмый
Өзләнегез, өйләнегез.
Илем өчен имгәк булып йөрмәгез сез
Әдәм дигән бөек исемнең кадерләрен белегез.
Тыныч илем өчен чын кешеләр булып,
Намус белән хезмәт итеп йөрегез, балалар үстерегез.
Сез бәхетле, раббым, сезне
Ил сакчысы, нәсел калдыручы итеп яраткан
Ата-бабалар да рәнҗеп ятыр
Нигезендә нәсел дәвамчысы булмагач.
Балалар, рәнҗемәгез,
Ялгызлыгыгызны кызганам.
Ил буенча бик күп бит сез
Күпме милләт югала.
Халык саны алган чакта
Бер файдагыз тияр,
Өйләнегез инде балалар.
Хатын-кыз ул мәрхәмәтле
Сез курыкмагыз алардан.
Нет комментариев