Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәрлебашында яшәүче сугышы ветераны 8 Мартта туган

Бәрлебашы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Ивановна Вакатова бүген үзенең 95 яшьлек юблеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, “Дубрава” агрофирмасының Ябалак бүлекчәсе управляющие Раил Галиев, авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Лидия Ерамасова, Бәрлебашы күпфункцияле үзәге методисты Гүзәл Өметбаева килгән иде. 
- Хөрмәтле Евдокия Ивановна! Сезнең буынга язмыш сынауларны мулдан биргән. Сез Бөек Ватан сугышының үзәгендә кайнаган кеше. Яшьлегегездә Ватан өчен көчегезне, гомерегезне жәлләмичә көч куйгансыз. 95 яшьлек юбилеегыз уңаеннан сезгә Россия Президенты Владимир Путин да иң изге теләкләрен юллый. Район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән сезне олы юбилеегыз һәм Халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрик итәм. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык, иң мөһиме – тыныч күк йөзе телим, - диде Альберт Илгизәрович юбилярга тәбрикләү открыткалары һәм бүләк тапшырып. 


Аның теләкләренә барлык кунаклар да кушылды. Гүзәл Өметбаева һәм Рәмис Закиров юбилярга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. 
Альберт Илгизәрович юбилярның тормыш- көнкүреше, сәламәтлеге белән кызыксынды. Проблемалары булган очракта, аларны хәл итәргә ярдәм итәчәген белдерде. Ветеран юбилее белән котларга килүчеләрнең барысына да олы рәхмәтен җиткерде. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев