Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бруцеллезны читкә чыгаруга юл куелмый

Мәгълүм булганча, районыбызның Иске Чәчкаб авылындагы берничә шәхси хуҗалыкта бруцеллез авыруы табылды.

Авыруның башка авылларга, читкә таралуына юл куймас өчен, Иске Чәчкаб авылына керү юлында ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтүенең территориаль бүлеге хезмәткәрләре кизү тора.

Авыру чыгуы турында хәбәр алганнан соң, безне бирегә дежур торырга билгеләделәр. Дежур тору тәүлек әйләнәсе оештырылган. Мин иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр, хезмәттәшем мине алыштыра һәм иртәнге 8гә кадәр кизү тора. Безнең бурыч — авыру чыккан авылга мал төягән чит машиналарны кертмәскә һәм авылдан терлек, терлекчелек продуктлары алып чыгуга юл куймаска. Авылга керүче йөк машиналарын тикшереп кертәбез, тикшереп чыгарабыз. Шул ук вакытта, авыл халкына әлеге авыруның куркыныч булуын аңлатабыз, — диде ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтүенең Апастагы территориаль бүлеге хезмәткәрләре Зөфәр Мәҗитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев