Бу көннәрдә Россия студент отрядларының «Кар десанты» Бөтенроссия патриотик акциясе старт алды
Аңа Татарстан студентлары да кушылды.
Кайбычка Казан шәһәрендәге мәдәният институтының дизайн, китапханәчеләр, социаль мәдәни эшчәнлек факультетларының 2-4 курс студентларыннан тупланган «Метель» отряды килде. Алар безнең районда 6-11 февраль көннәрендә булды.
— «Кар десанты» — ел саен үткәрелүче россиякүләм акция. Анда Россия югары уку йортларыннан меңнәрчә студент катнаша. Татарстандагы биш отрядтан 50 студент Кайбыч, Саба, Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт муниципаль районнарына юл тотты. Һәр районга 10 кешедән торган отряд килде. Безнең максат — җирле халыкка ярдәм күрсәтү. Бу — йорт, һәйкәл тирәләрен кардан чистарту, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, инвалидларга, пенсионерларга өй эшләрендә ярдәм итү, мәктәпләрдә укучылар белән мастер-класслар үткәрү, кич белән мәдәният йортларында концертлар кую, — диде отряд командиры Наира Гатина. — Безне Кайбычта бик җылы каршы алдылар.
Студентлар килүләренең беренче көнендә Олы Кайбычтагы Җиңү паркында кар көрәгән. Алдагы көннәрдә Әфганстанда хезмәт итүчеләр истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен дә кардан арындырганнар. Кече Мәме авылында ялгыз яшәүче Клавдия Токсаровага йорт эшләрендә булышканнар. Олы Кайбыч авылында яшәүче Тәвис Рәхимуллинның да капка төбен көрәгәннәр. Олы Кайбычта улы махсус хәрби операциядә һәлак булган Фәгыйдә Вәлиева да студентларга бик рәхмәтле. Кызлар аңа өй эшләрендә дә булышкан. Иң мөһиме алар ярдәмгә мохтаҗларның барысына да бушлай хезмәт күрсәтә.
— Студентлар безнең якны бик яратып китте. Алар Кайбыч ягы, Галия Кайбицкая музейларында экскурсиядә дә булды. Олы Тәрбит, Мәлки, Бәрлебашы, Кече Мәме, Борындык мәдәният йортларында укучылар белән очраштылар, авыл үзешчәннәре белән бергә концерт куйдылар. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр өчен мастер-класс үткәрделәр. Без дә алардан бик канәгать калдык, — диде мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова.
Бу хәрәкәтнең бурычы — яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев