Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Буа дәүләт драма театры артистлары Олы Кайбычта спектакль куйды

Олы Кайбыч мәдәният йортында концерт-спектакльләрнең тынып торганы юк. Үзебезнең район талантлары да, күрше районнар үзешчәннәре дә, Казаннан килүче профессиональ артистлар да еш чыгыш ясый анда.


Әле шушы көннәрдә генә анда Буа дәүләт драма театры артистлары спектакль куйды.
Кайбычлылар чын сәнгать сөючеләр алар, бу юлы да инде үзләре яратып өлгергән Буа артистларының чыгышын тулы зал белән карадылар. Район үзәгеннән генә түгел, барлык авыл җирлекләреннән дә килгәннәр иде спектакльгә. Тамашачылар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бар иде. Ул, сәхнәгә менеп, яраткан халкына теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде.
- Буа дәүләт драма теат¬ры белән без күптәннән хезмәттәшлек итәбез, ике арадагы дуслык җепләре ныклы. Алар халкыбызга күңелле ял сәгатьләре бүләк итә. Форсаттан файдаланып, тамашачыларга да мөрәҗәгать итәсем килә, - диде ул. - Әлеге спектакль илебез халкы алдында торган мөһим сәяси вакыйга - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан уза. Кайбыч халкы, гомер-гомергә сайлауларда актив катнашып, үзенең сәяси яктан өлгергән булуын күрсәтте. 18 мартта узачак бу сайлауларда да халкыбыз¬ның активлыгына ышанам. Илебез язмышына битараф булмыйк, аның киләчәген бергәләп кайгыртыйк.
"Урам себеркесе" (12+) спектаклен кайбычлылар яратып карады. Аның нигезендә тормышның үзе ята. Буа театры артистлары әлеге спектакльне чит илләрдә дә куярга җыена.

Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН,
авто фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буа дәүләт драма театры артистлары Олы Кайбычта спектакль куйды