Бүген районда иң зур бәйрәм – Халыкара укытучылар көнен биилгеләп үттеләр
Укытучы – җир һөзендәге иң изге һөнәрләрнең берсе.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык авыллардан да җыелган педагогларны котлавында алар адресына иң матур теләкләрен юллады, уртак хезммәттәшлеккә һәрдаим әзер булуын әйтте. Уку елында аерым уңышларга ирешкән педагогларга бүләкләр тапшырды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин да хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады, лаеклыларны бүләкләде. Бәйрәмгә чакырылган мәгариф ветераннарына да бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре әзерләгәннәр.
Тантанада мәгариф хезмәткәрләре, “Авыл денс” халык балалар бию төркеме белән беррәттән, республиканың танылган җырчылары Рәсим Низамов, Алинә Сафиуллина, Игорь Дмитриев һәм башка артистлар чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев