Бүген Татарстанда яңгыр һәм +16 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Яңгыр явачак, көнбатыш районнарда урыны белән көчле яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал.
Төнлә минималь температура +3..+8 градус тәшкил итте. Көндез температура +7..+13 градуска, көнчыгыш районнарда урыны белән +16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Казанда шулай ук болытлы һава торышы һәм яңгыр көтелә. Көндез республика башкаласында максималь температура +9..+11 градус тәшкил итәчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев