Бүген Татарстанда яңгыр һәм боз явуы, көндез +28 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр яуды, көндез шулай ук кайбер районнарда явым-төшем күзәтелүе ихтимал.
Урыны белән яшенле яңгыр явачак, көндез боз яварга да мөмкин. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәя. Төнлә һава температурасы +13..+18 градус тәшкил итте. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев