Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм +30 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы, төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, көндез аның тизлеге урыны белән 15-18 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +12..+17 градус тәшкил итсә, көндез һава +25..+30 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев