Бүген Татарстанда яңгыр, көндез +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
Көндез шулай ук явым-төшем көтелә: урыны белән көчле, аерым районнарда яшенле яңгыр явачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Секундына 5-10 метр тизлектә искән җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчә, көндез тизлеге урыны белән 15-17 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итте. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +16..+21 градуска, көнчыгыш районнарда +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев