Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бүген Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә

-

Фәридә Миңнуллина, Бәрлебашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы: 

— Мәктәбебездә укучыларга белем һәм тәрбия рус телендә бирелә. Бездә рус һәм татар милләтеннән булган балалар белем ала. Балалар татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кызыксынып өйрәнә. Укучыларым сыйныфтан тыш чараларда да актив катнаша. Балалар татар теле һәм әдәбияты дәресләрен ярата, сыйныфтан тыш чараларда да актив катнаша. Район, республикакүләм үткәрелүче төрле чаралар, шигырь бәйгеләре, иҗади конкурсларда укучыларым Рәйхан Галиев, Марсель Фәхриев, Азалия Галиева, Данис Мингалиев, Ислам Фәхриев, Сәйдәш Рәхмәтуллин, Ранил Галиев уңышлы чыгыш ясый. Фән олимпиадаларында да төрле милләт балалары катнаша һәм җиңүче яки призер булалар. 
Укучылар ике ел инде төп дәүләт имтиханын тапшырганда татар телен сайлый. Узган уку елында рус телле укучылар арасында Александра Козлова район туры олимпиадасы җиңүчесе, ә республикакүләм олимпиадада призер булды. Шуның өчен татар теле фәненнән төп дәүләт имтиханыннан азат ителде, автомат рәвештә "5"ле алды. Александра татар телендә үткәрелгән барлык чараларда актив катнашып килде. Укучыларым Надежда Аннина, Давид Симанков (быел олимпиаданың район турында призер) татар теле дәресләрен аеруча кызыксынып өйрәнә.
Рус балалары өчен татар теле — икенче тел, чит тел, шуңа күрә аларга татар телен өйрәтү авыр да, кызыклы да. Балаларга татар телен укытканда, материалның укучыга аңлаешлы, көндәлек тормышта кулланырлык булуы мөһим, дип уйлыйм мин.
Эшемә шатлана-шатлана барам, хезмәтемнең ямен һәм тәмен тоеп, өйгә ашкынып кайтам. Мин — бәхетле кеше, чөнки һәркөнне эчкерсез, самими балалар белән чын күңелемнән аралашам. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул!

Энҗе Гарифуллина, мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты:

— Районыбызда туган телләрне өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәктәпләрдә 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы белем бирә. Шуларның унбере рус балаларын татар телендә аралашырга өйрәтә. Рус милләтеннән булган 289 укучы бик теләп татар телен өйрәнә. Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын һәм аралашып яшәвен ныгыту чарасы булып тора. Рус телле балалар белән эшләүче татар теле укытучыларының төп бурычы — укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, дәүләт теле буларак бу телнең әһәмиятле булуына төшендерү. Әмма туган телебезгә һәм милләтебезгә мөнәсәбәт, нигез ташы һәр гаилә эчендә салынырга тиеш. 
Хәзерге тормышта татар телендә сөйләшергә өйрәнү ул сүзләр, җөмләләр ятлау гына түгел, ә балаларда татар халкына карата толерант караш тәрбияләү, тулырак итеп әйткәндә, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, әдәби әсәрләре, әкиятләре, балалар уеннары белән якыннан танышу. Шул нисбәттән, мәктәп, район һәм республика күләмендә, туган телебезгә багышланган төрле чаралар, олимпиадалар үткәрелә. Әлеге чараларда, татар балалары белән беррәттән, рус телле укучылар да бик теләп катнаша һәм призлы урыннар ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев