Бүгеннән районда традицион инвалидлар ункөнлеге башланды
Социаль фонд бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә Кайбыч районы буенча 1281 инвалид исәпләнә. Шуларның 55 е – балалар. Физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен быел да төрле чаралар оештырыла.
Бүген «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында район башлыгы призына шахмат, шашка, йөзү, төз ату һәм дартс буенча спорт ярышлары уза.
Саулык — зур байлык. Инвалидлыкны сорап алмыйлар. Ни кызганыч, арабызда әлеге статуска ия булган балалар да бар. Аларны киләсе яртыеллыкка вакытлы матбугатка яздырганнар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм аларның әниләре белән очраша. Ул быел да кафеда уза.
Хәйрия концерты үткәрү дә күркәм традициягә әверелде. Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова хәбәр иткәнчә, 6 декабрьдә Олы Кайбыч мәдәният йортында «Игелек кыл» дип исемләнгән концерт була. Аннан җыелган акча физик мөмкинлекләре чикле балаларга тотылачак.
Ункөнлек кысаларында мастер-класслар, төрле конкурслар үткәрелә, фильмнар күрсәтелә. Мәктәпләрдә класс сәгатьләре, тематик әңгәмәләр көтелә. Балалар сәнгать мәктәбе һәм «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге дә төрле чаралар белән декадага кушыла. Китапханәләрдә очрашулар һәм күргәзмәләр оештырыла. Социаль хезмәткәрләр, белгечләр, «Өмет» үзәге аша хезмәт күрсәтелүчеләрнең өйләренә барып, иминлекне тәэмин итү буенча чаралар үткәрүне планлаштыра. «Игелекле эшләр атналыгы» кысаларында аларга волонтерлык ярдәме дә күрсәтелә.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр дә игътибарсыз калмый. Биредә гомер көзен каршылаучы 28 кешенең барысының да диярлек физик мөмкинлекләре чикле. Мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, яшь армиячеләр алар өчен концерт программасы әзерли.
Язмыш сынавына дучар булган, ләкин бирешмичә, көчле рухлы булып кала алган физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар ункөнлектә генә түгел, һәрдаим күрсәтелсен иде. Һәркемнең дә йөрәгендә игелеккә урын бар, җылы караш, назлы сүз һәм игътибарыбызны кызганмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев