Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бүлмә гөле - яран гөл

Яранны бүлмә гөлләре арасында иң популяры дип бернинди арттырусыз әйтергә була.

Яран гөле уникаль үзлекләргә ия:

— исе баш авыртуыннан котылырга ярдәм итә, ә аның эфир маен мигрень булганда чигәләргә сөртергә киңәш итәләр;
— йокыны җайга сала, ярсучанлыкны һәм нерв киеренкелегеннән котылырга булыша;
— бөҗәкләрне куркыта.

Яран гөлк күп һәм озак чәчәк атсын өчен аны туклыклы матдәләргә бай булган йомшак туфракка утырталар. Моның өчен кәсле туфрак, черемә, торф һәм ком катнашмасы бик әйбәт. 

Тагын шунысы бар: чүлмәк зур булмаска тиеш. Ник дигәндә, тамырлары бөтен савытны тутыргач кына үсемлек чәчәк ата башлый. Яран әлләни зур тәрбия таләп итми. Аңа су бөркеп торырга да, суны күп сибәргә дә кирәкми. Шаулап чәчәк атып утырганда(марттан августка кадәрге чорда) ике атнага бер тапкыр калийлы ашлама белән тукландыралар.

Гөл кечкенә савыттан зурысына күчереп утыртканны яратмый. Моны күп дигәндә ике елга бер тапкыр гына эшлиләр. Яранны күчермичә, өске катламын алыштырып кына торырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев