Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Быел Кайбычта 12 пар аерылышкан

Агымдагы елның тугыз аенда Кайбыч районы буенча 1 нче суд участогында (җәмәгать суды) гражданлык производствосы тәртибендә суд боерыклары һәм дәгъва гаризалары чыгару турындагы 567 гариза каралды.

Җәмәгать судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева әйтеп узганча, судта каралучы эшләр арасыннан әхлакый яктан иң катлаулылары — никахны өзү, бигрәк тә кечкенә балалары булган гаиләләрнең таркалуы, озак еллар бергә яшәп, инде балаларын үстергән ир-белән хатынның аерылышуы.
— Әгәр биш еллык статистикага күз салсак, 2018- 2022 елларда безгә аерылышу турындагы 107 гариза керде. Шуларның уникесе кире алынды, ике гаризаны башка судларга тапшырдылар, өчесе каралмаган. Кызганычка каршы, 90 гаилә таркалды, аларның 70е — балалы гаиләләр. 2018 ел аеруча киеренке булды — 29 пар аерылышырга гариза бирде. 2021 елда шундый 14 кенә гариза керде. Агымдагы елның тугыз аенда 17 кеше аерылышырга гариза бирде, никахны өзү турында 12 карар чыгарылды.
— Гөлчәчәк Рафаиловна, ир белән хатынның суд барышында аерылышу турындагы фикерләреннән кире кайту очраклары буламы?
— Була, әмма бик сирәк. Безгә гадәттә соңгы чиккә җиткәч кенә мөрәҗәгать итәләр. Күргәнегезчә, бу хакта саннар үзләре сөйли.
— Аерылышу турындагы гражданлык эшләре арасында аеруча истә калганнары бармы?
— Моңа бәйле эшләрнең һәрберсе үзенчәлекле. Гадәттә, аерылышу процессында ир үзен, хатын исә үзен хаклы дип саный. Кайберәүләр бергә яшәгән чорда җыелган проблемалары, бер-берсенә булган үпкәләре турында беренче тапкыр судта гына сөйли. Арада, сирәк булса да, аерылышудан баш тартып, гаилә тормышын дәвам итеп карарга теләк белдерүчеләр дә очрый. Шундый бер очрак белән таныштырып узасым килә. Безгә хатыны белән аерылышу турындагы гариза белән бер ир мөрәҗәгать итте. Моңа сәбәбе дә бар. Хатыны салырга, кәеф-сафа корып йөрергә ярата икән. Көннәрдән бер көнне ул, балигъ булмаган яшьтәге ике баласын калдырып, бөтенләй өйдән чыгып киткән. Ире аны эзли башлый. Хатынының әти-әнисе йортына да бара, исәбе — никахлашулары турындагы таныклыкны үзенә алу. Әмма анда хатынын башка ир белән очрата. Ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән ир үзенә таныш булмаган бу кешене кыйный башлый. Нәтиҗәдә, ул тән җәрәхәтләре ала, медицина ярдәме күрсәтү таләп ителә. Мондый очракларда медицина хезмәткәрләре полициягә хәбәр итәргә тиеш. Шул нигездә кул күтәрүчегә карата административ хокук тәртибен бозуга бәйле эш кузгатыла. Әмма суд барышында алар дуслашты. Зыян күрүче эшне туктатуны һәм хокук тәртибен бозучыны җаваплылыкка тартмауны үтенде. Бу күңелсез хәлдә үзенең дә гаебе барлыгын аңлатты, чөнки башка кешенең гаиләсенә кергән. Судка аерылышу турында гариза язган ир дә хатынын кичерүен белдерде, алар да татулашты. Шулай итеп, аерырга нигез калмады. Әлеге ир белән хатын гаиләләрен саклап калу, балигъ булмаган балаларын бергәләп үстерү турындагы фикергә килде. Суд, ике якның да фикерен исәпкә алып, эшне туктатты.
— Җәмәгать судьясы нинди эшләр карый?
— Газета укучыларга шуны искәртик: әгәр ир белән хатын арасында балаларга бәйле, бурычны түләтү яки 500 мең сумга кадәр күчемле мөлкәтне таләп итү турында суд боерыгы бирү; ир белән хатын арасында бергә тупланган, 50 мең сумнан артмаган мөлкәтне бүлү турында; милек бәхәсләре буенча, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә барлыкка килгән, бәясе 100 мең сумга кадәр булган милек мәсьәләләре буенча бәхәс булмаса, суд никахны өзү буенча гражданлык эшләрен карый.
Әңгәмәбезне тәмамлап, РФ Конституциясе теләсә кайсы гражданга үз хокукларын, иреген яклау өчен судка мөрәҗәгать итү һәм судта үзенең законлы мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеген гарантияли. Бу мөмкинлектән файдалануны кеше үзе хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев