Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Быел Казанда «Үлемсез полк» акциясе офлайн форматта узачак

Бу хакта «Татар-информ»га Казан Башкарма комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җиңү Көнендә Казанда шулай ук тантаналы парад һәм бәйрәм салюты була.

«9 майда чаралар Җиңү паркында, Архангельск һәм Арча зиратларында хәрби каберлекләргә һәм хезмәт батырлыгы мемориалларына чәчәкләр салудан башлана. Алга таба Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы рәвештә узачак, ул хәрби техниканы күрсәтү белән бергә барачак», — дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов элегрәк ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.

Җиңү көнендә көне буе хәрби техника күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Казанлыларга һәм башкала кунакларына бәйрәмгә уңайлы киемнән килергә киңәш ителә.

«Казан гарнизоны гаскәрләре узганнан соң татарстанлыларның Бөек Җиңүгә керткән өлешләрен ачучы масштаблы театральләштерелгән композиция булачак», — дип билгеләде ул.

Бу көннең төп вакыйгасы «Үлемсез полк» йөреше булачак. Ул «Волга-Волга» төркеме, Салават Фәтхетдинов һәм башка танылган артистлар катнашында «Җырлаучы Казан» акциясе белән тәмамланачак.

Бәйрәм 22:00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясендәге алты ноктада бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев