Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды

Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.

Районнан килгән җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны юллыйлар. Урта яшьтәгеләр генә түгел, авыл аксакаллары да күп килгән иде анда. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин чыгышыннан күренгәнчә, төп максатлары халык мәнфәгатен кайгыртып эшләү. 2020 елда мактанырлык эшләр башкарганнар, 2021 елга да яңа максатлар белән аяк басканнар. Үзара салымның файдасын күреп яшиләр. Авыл зиратына чит шәһәрләрдән, башка районнарда яшәүчеләрне алып кайтып җирләү очраклары күп икән. Читтәгеләрне җирләү өчен биш мең сум акча түләттерү турындагы фикерне дә бертавыштан хупладылар. Чөнки зират тирәсен тәртиптә тоту өчен авыл халкы акчалата ярдәм күрсәтә, үзара салым акчасыннан да файдаланалар. Кыш көнендә зират юлын ачу да чыгымнар таләп итә. Авыл җирлегенә түләнәчәк биш мең сумны дини чаралар, зиратны карап торуга файдаланырга ниятлиләр. Мөрәле кадәр зур авылда менә ничә ай инде почтальон таба алмыйлар. Районда нотариус булмау сәбәпле, авырлыклар кичерүчеләр дә бар. Әлеге проблема хәл ителгәнчегә кадәр кайбычлыларга Кама Тамагы районында хезмәт күрсәтәләр, ләкин күпләр анда эләгә алмыйлар. Авыл халкының сорауларына район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җавап бирде. Район прокуроры Алмаз Сөләйманов та халык алдында чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев