Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Быелгы кышкы спорт сезоны Кайбыч хоккейчылары өчен уңышлы булды

Олы Кайбыч авылындагы хоккей командасы тренеры, Татарстан Республикасының атказанган физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллин белән әңгәмәбез спортның кышкы төрдәге уңышлары турында.

– Илдус Госманович, 2017-2018 елгы кышкы спорт сезоны хоккейчылар өчен нинди булды?
– Хоккейчылар көтеп алган кыш соңгарак калып килсә дә, без барыбер бик күп уңышларга ирештек. Гыйнвар аенда ук үзләрендә боз сарайлары булмаган Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле һәм Югары Ослан районнарының 2003-2004 елгы укучылар командалары арасында Апаста “Алтын алка” призына ТР беренчелегенә узган зона ярышында финалга чыктык. 6-8 февральдә Балык Бистәсе районында “Алтын алка” призына узган ярышта зоналарда җиңгән дүрт команда чемпион исеменә уйнады. Аннан без өченче урын яулап, кубок, бронза медальләр алып кайттык.
– Сезнең кул астында төрле яшьтәге укучылар шөгыльләнә. Ә калган командаларның уңышлары бармы?
– Мин хоккейчыларны башлангыч класслардан ук әзерли башлыйм. Ләкин аларга мондый ярышларда катнашырга иртәрәк әле. Шулай да, 2005-2006 елгы укучылар командасы да бу сезонда уңышка иреште. Алар гыйнвар аенда Буа шәһәре боз сараенда “Алтын алка” призына ярышты һәм, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле командаларын отып, республика финалына чыкты. 14-16 февральдә Аксубай районында “Алтын алка” призына узган ярышта Татарстан Республикасы финал ярышында хоккейчылар икенче урынны алып кайтты. Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Әмир Әдиятуллин бу уеннарда иң яхшы һөҗүмче булып танылды һәм махсус статуэтка белән бүләкләнде.
– Укучылар командалары уңышлары, чыннан да, шатланырлык икән. Безнең бит әле 26 еллык тарихы булган ир-егетләр командасы да бар. Алар да ярышларда катнашамы?
– Әйе, Олы Кайбыч авылы хоккей командасы бай тарихлы. Әлеге команданы оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе – арабыздан вакытсыз киткән Фирдүс Ибәтуллин истәлегенә икенче ел рәттән хоккей буенча турнир үткәрдек. Ярышка Апас, Йомралы, Аксубай, Арча, Тәтеш районнары командаларын чакыр­ган идек. Әлеге турнирда да Кайбычның ир-егет­ләр командасы үзен иң көчлесе итеп күрсәтә алды. Турнирның кубогы быел да бездә калды. Уңышларыбыз моның белән генә чикләнми. 7-8 март көннәрендә Аксубайда үзләрендә боз сарайлары булмаган районнар командалары катнашында Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар үтте. Анда дүрт район командасы катнашты. Безнең команда беренче уенда Әлки районы хоккейчыларын 7:1, финалда Аксубай командасын 5:1 исәбенә отып, район тарихында икенче тапкыр Татарстан чемпионы булып танылды. Анда мине иң яхшы һөҗүмче дип таптылар һәм махсус статуэтка тапшырдылар.
Кышкы спорт сезонын 10 мартта яптык. Бу көнне Кайбыч боз мәйданында Олы Кайбычта гомер итүче һәм бездә чыныгу алып, хәзер Казанда яшәүче хоккей сөючеләр арасында иптәшләрчә очрашу оештырдык. Шәһәрдәге яшьләр көчлерәк булып чыкты, алар безне 2:1 исәбенә отты. Бу көн чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Спортчыларны, тамашачыларны ботка, пылау белән сыйладык.
Кайбычлылар спортның хоккей төрен аеруча үз итә. Шуны искә алып, Татарстан Республикасы хоккей федерациясе декабрь аенда “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” дип исемләнгән Бөтенроссия спорт фестивален дә Кайбычта үткәрде.
Алдагы елларда да хоккейчыларыбыз уңышлары белән үзенең тамашачыларын, җанатарларын сөендерер дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быелгы кышкы спорт сезоны Кайбыч хоккейчылары өчен уңышлы булды