Быел Кайбыч районында 103 чыгарылыш класс укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак
Аларга узган ел мәктәпне тәмамлаган тагын бер укучы килеп кушылачак.
- Укучыларның күбесе җәмгыять белемен сайлаган. Әлеге фәннән 48 укучы имтихан тапшырырга әзерләнә. Узган елларда да җәмгыять белемен күп укучылар сайлый иде, - диде мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова.
Биологиядән имтихан тапшырырга теләүчеләр саны бераз кимегән. Бу фәннән 25, физикадан - 18, тарихтан - 14 укучы, ә менә химиядән 4, инглиз теле, информатикадан - икешәр, география, татар теленнән берәр генә укучы имтихан тапшырырга җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев