Быел май бәйрәмнәрендә бер атна ял итәчәкбез!
Хәбәрләр

Быел май бәйрәмнәрендә бер атна ял итәчәкбез!

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълү­мат­ла­рына караганда, хезмәт бәйрә­мендә - рәттән 4 көн, ә Бөек Җиңү көне уңаеннан 3 көн ял көтә. "Ял көннәренә килгәндә, 1 Май бәйрәме уңаеннан 30 апрельдән - шимбәдән үк ял итә башлыйбыз.

Ә бәйрәм үзе якшәмбегә туры килә, шуңа да 2 май - дүшәмбе - эшләми торган көн булачак. 3 май да - ял көне. Анысына шимбәгә туры килгән 2 гыйн­варның ялы күчерелгән иде. Шулай итеп 4 көн рәттән ял була. Ә Бөек Җиңү көнендә 7, 8 һәм 9 майда ял итәчәкбез", - диелә хәбәрдә.


Быел май бәйрәмнәрендә бер атна ял итәчәкбез!

Нет комментариев