Өч министрлыкның килешүе -- Кайбыч авылларына файдага
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси Советының төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстандагы өч министрлык - Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары белән килешү төзеде. Бу хакта редакциягә "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина хәбәр итте.
- Әлеге килешү партиянең социаль проектларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән, - диде ул. - Алар арасында "Диабет көннәре"н үткәрү, шикәр чирле кешеләрне глюкометрлар белән тәэмин итү, яңа перинаталь үзәк төзү, ветераннар дәваланучы палаталарны уңайлы итү, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзү, "Ишегалды тренеры" проекты, урам мәдәнияте фестивален үткәрү, китапханәләр фондларын комплектлау, аларны интернетка тоташтыру, "Татарстанның Милли электрон китапханәсе" порталын үстерү һәм башкалар бар.
"Без "Бердәм Россия" белән килешүгә кул куйдык һәм төрле авыруларны иртә диагностикалау, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары чирләрен ачыклауның заманча программаларын куллану юнәлешендә бергә эшләячәкбез", - дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.
Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, "Бердәм Россия" белән партнерлык мөнәсәбәтләренең инде күп еллар элек җайга салынуын билгеләп үтте. Дмитрий Коган концерты, рухи мәдәниятне саклап калуга юнәлдерелгән проектлар, авыл клублары һәм мәдәният йортлары төзелеше - уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Яңа проектларда мәгълүмати сәясәткә, китапханә өлкәсенә, бердәм дәүләти киңлек булдыруга игътибар бирелә, диде.
"Без күп еллар дәвамында "Бердәм Россия" партиясе белән нәтиҗәле эш алып барабыз. Спорт юнәлешендә - ул физкультура-савыктыру комплекслары төзелеше. Яшьләр сәясәте өлкәсендә - "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" белән эш алып барабыз. Алар белән бергә алты проект гамәлгә куйдык. Бүген без кул куйган килешүдә 14 проект тәкъдим ителгән», - диде яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.
Исегезгә төшерәбез: бу Татарстандагы бердәмроссиялеләрнең республика министрлыклары белән төзелгән икенче килешү блогы. Февральдә "Бердәм Россия" партиясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән уртак проектлар турында килешкән иде. Проектлар тормышка ашырыла башлаган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев