Хөрмәтле энергетиклар, безнең системада эшләп чыккан ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмебез - Энергетиклар көне һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән кайнар котлыйм. Энергетика системасының җәмгыять, халкыбыз тормышы өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлатып торуның кирәге юк. Кайбыч энергетиклары да көндәлек җаваплы хезмәтләре, тырышлыклары белән кешеләргә җылылык, якты нур бүләк итә, энергетика тармагының данын күтәрүгә һәм иң яхшы традицияләрен ныгытуга мөмкинлек бирә. Энергетика комплексы хезмәткәрләрен ышанычлылык, торак пунктларны, халыкны җылылык һәм яктылык белән тәэмин итү өчен теләсә нинди шартларда да эшләргә әзер булу сыйфатлары аерып тора. Бәйрәмебез белән котлап, сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары, бәхет, гаиләләрегезгә иминлек телим.
Нет комментариев