Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чемпионатта эшләүче волонтерлар арасында Кайбыч яшьләре дә бар!

Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Россиядә беренче тапкыр уздырыла. Кемгәдер ул зур җиңүләр китергән спорт ярышы булса, икенчеләре анда катнашулары белән горурланачак. Бу мәртәбәле чарада ике меңнән артык волонтер катнаша. Алар арасында Кайбычта туып-үскән яшьләр дә бар.

Сергей Ефремов һәм Ирина Иреева икесе дә Мәлки авылыннан. Сергей - Иделбуе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала, ә Ирина - КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты. Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылыш тантанасында катнашкан Сергей. Аның белән аралашу мөмкинлеге булмады, шуңа күрә, кызыксынуымны алга сөреп, кояш кебек янып торган Ирина белән элемтәгә керергә булдым. Тырыш, үҗәт, максатчан, шаян кыз, мин сезгә әйтим!

- Волонтер булырга бик кызыга идем, мөмкинчелек кенә булмады. Ә Казанга укырга кергәч мондый мөмкинлек туды һәм ничек инде аны кулдан ычкындырырга ди?! - дип сөйләп китте Ирина. - Волонтер булыр өчен ноябрь аенда рәсми сайтка кереп, регистрация үттем, заявкамны юлладым. Аннары нәтиҗәләрне апрель аенда әйттеләр: мин үткәнмен! Шатлыгым эчемә сыймады! Чемпионат алдыннан мин «Суга сикерү буенча дөнья күләм ФИНА сериясе»ндә волонтер булып эшләп алган идем. Андагы уңай атмосфера мине канатландырды.

- Волонтерлыкка сайлаганда нинди критерийларны күздә тоталар? - дим Иринага.

- Ул критерийларны кем белеп бетерсен икән... Яшьләр, иң элек, актив булырга тиеш! Чыдам, сабыр булу да мөһим. Телләр белсәң бигрәк тә яхшы. Әмма моны төп критерий итеп куймадылар.

Ирина сүзләренчә, сайлап алу туры бик катгый барган. Шулай булмыйча: волонтер кабул итүче илнең йөзен күрсәтә бит ул!

- Миңа волонтер булу бик ошый. Авырлыгын да тоймыйм. Эшеңне яратсаң, теләп эшләсәң, шулай инде ул, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем. - Халыкара мәгълүмат үзәгендә хезмәт куйдым башта (МИЦ - международный информационный центр), спортчыларны Казанга килгәндә каршы алып, сәламләп тордык. Аларның тренировкалардан кайтканнарын көтеп, каршы алдык, озатып йөрдек. Спортчылар белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз: чын күңелдән аралашабыз, бергә-бергә ял итәбез. Хәзер исә экипировка бирү зонасында эшлим: персоналга, судьяларга форма биреп торам.

- Чемпионат алдыннан махсус өйрәнүләр дә узгансыздыр инде? - дип кызыксынам.

- Әйе, алдан укыту булды. Волонтердан нәрсә таләп ителә, ул нинди булырга тиеш кебек сорауларга җаваплар алдык һәм шул таләпләргә туры килергә тырыштык. Соңрак үзебезнең конкрет эшебез нидән гыйбарәт икәнлеген аңлаттылар.

Ирина белән Сергейга да, Россия данын яклаган спортчыларга да зурдан-зур уңышлар теләп калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чемпионатта эшләүче волонтерлар арасында Кайбыч яшьләре дә бар!