Пенсия яшендәгеләр арасында үткәрелүче "Өченче буын" VII республика спартакиадасының район этабы Олы Кайбыч мәктәбе стадионында һәм "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында узды.
Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова әйтеп узганча, безнең районда спартакиада үткәрү матур традициягә әверелде. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быел ярышта унбиш авыл җирлегеннән җитмешкә якын пенсионер катнашты. Өлкәннәр өстәл теннисы, дартс уенында, йөгерү, пневматик винтовкадан атуда актив катнашты. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм медальләрне башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина тапшырды. Авыл җирлекләре арасында команда беренчелегендә җиңүче - Олы Кайбыч, икенчедә - Ульянково, өченчедә - Борындык авыл җирлекләре. командалары. Олы Урсактан Фариз Зәйнуллин, Федоровскоедан Мария Ершова - иң җитез йөгерүчеләр, Олы Кайбычтан Хәмит Гыйбадуллин һәм Ульянководан Елена Румянцева - өстәл теннисы уены осталары.Дартс уенында Кече Мәмедән Николай Ворожейкин һәм Салтыйганнан Рушания Камалова җиңүче булды.
Район җыелма командасы республика спартакиадасында тугызынчы урынны яулап кайтты. Анда шәһәр һәм районнардан 44 команда катнашты. Ульянководан Евгения Стерякова дартста өченче урынны яулады. Олы Кайбыч авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Фаил Шаһивәлиев әйтеп узганча, узган ел команда унынчы, 2015 елда 12 урында булган. Өлкәннәрнең спорт белән мавыгуы сәламәтлекләре өчен файдалы.
Нет комментариев