Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Чүкри-Аланда туып үскән якташыбызның туганы аның сугышчан батырлыгы турында яза

Әлеге мәкалә әнием Галимә Сабирҗан кызы Зәйнуллинаның бертуган абыйсы Фазылҗан Таҗиевка багышлана.

Чүкри-Алан авылында яшәүче урта хәлле крестьян булган бабабыз Сабирҗан (1870-1951) һәм әбиебез Сафиябану (1875-1963) гаиләсендә алты бала үскән. Биш малай арасында бердәнбер кыз була ул безнең әниебез. Революциягә кадәр авыл мәчетендә мөәзин булып Сабирҗан бабай хезмәт иткән. Гаиләләрендә тәртип, өлкәннәргә хөрмәт хакимлек иткән, хезмәт яратканнар. Бабай үз- үзенә, башкаларга карата таләпчән, балаларына да кырыс булган. Кечкенә буйлы Сафиябану нәфислеге, тыйнаклыгы белән башкалардан аерылып торган. Җир йөзендәге барлык аналарга хас бөтен уңай сыйфатлар тупланган анда, гаилә учагын сүндермичә саклаучы олы зат була ул. Гаиләдә бердәнбер кыз булгач, әниебез Галимәгә наз, кадер-хөрмәт күбрәк эләгә. Бөек Ватан сугышы башлангач, биш абыйсы да фронтка китә. Араларыннан бер Галимҗан гына яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайта, ә абыйлары ил азатлыгы өчен чит җирләрдә батырларча һәлак була. 1905 елда туган иң олы абыйсы Шаһимәрдән 1942 елда хәбәрсез югалган. 1911 елгы Шакирҗанның гомере, авыр яралардан соң, 1942 елның 28 августында госпитальдә өзелә. Ленинград өлкәсенең Севоложск районындагы Төньяк Самарка авылында җирләнгән. 1917 елның маенда туган Галимҗан, сугыш башланыр­га бер ел кала, Казан елга техникумын тәмамлый. Аны Кызыл Армия сафларына алалар, Тын океан флотында хезмәт итә, Япониягә каршы сугышта катнаша. "Японияне җиңгән өчен" медале, икенче дәрәҗәдәге "Ватан сугышы" ордены һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек була. 1958 елда Казан Югары партия мәктәбен тәмамлый, озак еллар дәвамында Кайбыч районы КПСС комитетында пропаганда һәм политагитация бүлегендә эшли. Галимҗан Таҗиевка 1959 елда СССР оборона министрының 853 нче боерыгы нигезендә чираттагы өлкән лейтенант званиесе бирелә. Яше җитү сәбәпле, 1973 елда отставкага җибәрелә. Бөек Ватан сугышы ветераны Казан шәһәрендә яши башлый, 2004 елның 26 июлендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Әниемнең абыйлары арасында иң кечесе булган Закирҗан (1921 елгы) - кече сержант, бүлек командиры, 114 нчеСвирский Кызыл байрак укчылар дивизиясендә хезмәт иткән.1942 елның 11-27 апреленә кадәр дивизия һөҗүм операциясендә катнаша. Чүкри­-Аланның 21 яшьлек асыл егете Закирҗанның яшь гомере шушы сугышта өзелә. Мин эзләп тапкан документлардан күренгәнчә, аны җирләүче кеше булмаган, гәүдәсе Ленинград өлкәсенең Подпорожский районында дошман территориясендә калган. Күпме генә эзләнүләр алып барсам да, аның кайда җирләнгәнлеген ачыклый алмадым, әмма өметемне өзмим әле. Подпорожский районында актив эзләнүләр алып баручы "Важинский эзтабары" эзләү отряды командиры Юрий Владимирович Шершнев белән тыгыз элемтәдә торам. Ул җибәргән мәгълүматлардан күренгәнчә, 1942 елның апрелендә узган сугышларда 18 мең совет солдаты һәлак булган, шуларның бер меңенең генә сөякләре табылган. Бу районда җирләнгәннәр исемлегендә 1420 сугышчы бар, исемлек ахырындагы 20 солдатның исемнәре билгесез. Әлеге исемлектә безнең Закирҗан абый юк.
Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарымның сугышчан юлын өйрәнгәндә, мин аларның фронттагы батырлыклары турында күп мәгълүматларга һәм гаҗәеп фактларга юлыктым. Сугыш уты тынуга инде шактый вакыт узса да, совет халкының сугышчан батырлыгына, кыюлыгына елдан-ел ныграк соклана барам. Яшь гомерләрен кызганмыйча, Ватан өчен, киләчәк буыннарның тынычлыгы, иминлеге хакына аяусыз көрәш алып барганнар. Абыебыз, танкчы, "Т-34" танкы йөртүче- механигы, гвардия старшинасы, әниемнең бертуганы Фазылҗан Таҗиев та шул каһарманнарның берсе.
Фазылҗан абыебыз сугышның беренче көннәреннән үк Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминский районы хәрби комиссариаты аша фронтка киткән. Инде хәрби хезмәттә булып кайткан 27 яшьлек Чүкри-Алан егетен фронтка ни өчен Мәскәү өлкәсеннән алганнар? Ничек барып эләккән ул анда? Кайда, кем булып эшләгән? Әлеге сорауларга бүгенге көнгә кадәр җавап таба алганым юк әле. Солдат абыем тарихын өйрәнүне дәвам итәм. Фотосын табасым килә! Архив мәгълүматлары ярдәмендә, аның Көнбатыш фронтта бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләрдә: 10 армиянең 94 нче танк бригадасының икенче батальонында хезмәт итүен, 1943 елның 11-17 августында танк бригадасының Киров районында (хәзер ул район Калуга өлкәсенә керә) Смоленск стратегик һөҗүм операциясендә каты сугышларда геройларча һәлак булуын ачыкладым. Әниемнең абыйсыннан килгән соңгы хат турында сөйләвен яхшы хәтерлим. "Сугыштан ике тапкыр исән чыктым, икесендә дә танкларым янды. Иртәгә тагын сугышка керәбез, исән каламмы, юкмы, белмим". Бу 1943 елның августы була. Кызганычка каршы, фронттан килгән хатларның берсе дә сакланмаган.
Сугыш елларында штабта утыручылар солдатларның исем-фамилиясе, әтиләренең исемнәрен никтер үзгәрткән. Безнең туганыбыз да хәрби документларда Фазыл, Фазуля, Азул дип тә язылган. Сабирҗановичтан Сабировичка да әйләнгән. Абыемның батыр­лыгы турында укыганда, еш кына аның урынына үземне куеп карыйм. Тормышының иң кыен вакытында батырлык, кыюлык күрсәткән абыем. Яралы механик-йөртүче сугышта дошманга каршы үз-үзен аямыйч көрәшә. Кулында корал урынына - танк белән идарә итү рычаглары. Яралангач, фашистларны танк чылбыры белән изәргә тырышкан. Тормышының соңгы минутларына кадәр дошманга каршы көрәшкән. Ул танкта­ янганмы, алган яраларыннан һәлак булганмы - анысы билгесез. Хәрби архив документлардан күренгәнчә, гвардия старшинасы, танкчы, һәлак булганнан соң, беренче дәрәҗәге "Ватан сугышы" орденына лаек булган. Таҗиев Азул Сабирович Калуга өлкәсенең Киров районындагы Тягаево авылы янында туганнар каберлегендә җирләнгән.
Сугыш елларында Тягаево авылы уртасында 1942-1943 елларда оборона һәм һөҗүм сугышларында шушы авыл тирәсендә һәлак булган сугышчылар җирләнгән туганнар каберлеге бар. 1956 елда ул үзгәртеп корыла, кирпечтән мемориаль стена төзелә. Анда уң кулына чәчәк гирляндасы, сул кулына СССР гербы тоткан яланбаш хатын-кыз скульп­турасы урнаштырылган, янында солдат каскасы ята. Стенага ике рәткә 30 мәрмәр плитә беркетелгән, аларга биредә һәлак булган солдатларның исем-фамилияләре язылган. Плитәләрнең берсенә: "1941-1945 елларда Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышларда һәлак булганнарга мәңгелек дан!" дигән язу бар. Мемориаль стена астында шундый ук сүзләр язылган элмә такта урнаштырылган, тирә-юне тимер койма белән әйләндереп алынган.
Әлеге каберлеккә 1082 сугышчы җирләнгән, аларның 896 сы билгеле, 186сы - билгесез. 760 саны астында - гвардия старшинасы Фазылҗан Сабир улы Таҗиев. Илебез, җирдә безнең бәхетебез өчен башларын салган Бөек Ватан сугышы батырларына мәңгелек дан! Тыныч йокла, туганыбыз! Без сиңа рәхмәтле һәм чиксез горурланабыз!
Әлеге мәкалә газетага әзерләнеп беткәч, Хәйдәр абыйдан тагын бер хат килеп төште.
Фазылҗан абыйның фотосын бик озак эзләп, Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминский хәрби комиссаритына, редакциясенә мөрәҗәгать итеп хатлар язгач, миңа шатлыклы хәбәр килде. Мәскәүдән 92 яшьлек туганыбыз Сафура ападан иде ул. Әнкәебез Галимәнең туганнан-туган сеңлесе була. Анда Фазылҗан абыебызның фотосы сакланган булып чыкты. Фотография сугыш башланганчы төшерелгән. Абыебызның күкрәгендә комсомол значогы да бар. Сафура апага ул вакытта 17 яшь була, әнисе белән Апас районының Ындыр­чы авылында яшәгәннәр. Ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде: «Фазылҗан абый безнең авылга Чүкридән чаңгыда күрше кызы янына килеп йөри иде. Алар өйләнешергә җыенгач, сугыш башланды. Фазылҗан абый 1941 елда 27 яшендә иде. Сугыш башлангач, Кайбыч хәрби комиссариаты барлык солдатларны Казаннан эшелон белән Мәскәү астындагы Наро-Фоминск районына озаттылар». Архив документларында аның ни өчен Наро-Фоминск хәрби комиссаритыннан сугышка алынган дип язылуын хәзер аңладым инде. Аның сугышчан юлы турындагы барлык хәрби архив документларын җыеп, үзенең фоторәсеме белән рамкага урнаштырып, Җиңү көнендә Олы Урсак авылы мәктәбе музеена тапшырырга уйлыйм.
Хәйдәр Зәйнуллин,
Казан - Олы Урсак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЧүкриАланда туып үскән якташыбызның туганы аның сугышчан батырлыгы турында яза