Чүти авыл җирлеге башлыгы: “Янузы Чумарин беренче укытучым иде”
Чүти мәктәбендә 1987-2001 елларда директор булып эшләгән Янузы Михайлович Чумаринны укучылары да, хезмәттәшләре дә, авылдашлары да онытмый.
Олы Тәрбит авылында яшәгән олы җанлы укытучыны әледән-әле искә алалар, аның якты истәлеген күңелләрендә саклыйлар.
Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Лариса Бухарова хәбәр иткәнчә, Мәлки төбәгендәге мәктәпләрдә теннис уйнаучы укучылар катнашындагы ярышны Януза Чумарин хөрмәтенә үткәргәннәр. Ярышның спонсоры – аның укучысы, бүгенге көндә Чүти авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Петр Тараканов.
-Янузы Михайлович –Олы Тәрбит башлангыч мәктәбендә мине хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткән беренче укытучым. Ул Чүтидә мәктәп директоры булып эшләгән елларда мин мәктәпнең физкультура укытучысы идем. 13 ел җитәкчелек иткән ул мәктәп белән. Вафат булуына 19 ел вакыт узса да, аның хөрмәтенә чаралар үткәргән юк иде әле. Кешелекле булуы белән аерылып тора иде ул. Икенче елга аның истәлегенә теннис ярышын район күләмендә үткәрергә уйлап торам. Бу ярышны үткәрү идеясен хуплап алган барлык мәктәп коллективларына да рәхмәтлемен.
Әңгәмәбезгә мәктәп директоры Лариса Георгиевна кушылды.
- Мәктәбебездә сакланган мәгълүматлардан күренгәнчә, Янузы Михайлович 1954 елның 10 ноябрендә Олы Тәрбит авылында туа. Үз авылында башлангыч белемне алганнан соң, Чүти сигезьеллык мәктәбендә укуын дәвам итә. Урта белемне Иске Тәрбит урта мәктәбендә ала. Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый һәм Олы Тәрбит башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, - диде ул.- Җитәкчелек итә белү сәләтен истә тотып, Янузы Михайловичны 1985 елда Олы Подберезье урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Ике елдан соң аны Чүти урта мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Анда эшләү дәверендә яңа мәктәп бинасын төзүгә үзеннән зур өлеш кертә. Вакытсыз үлем аны 2001 елда арабыздан мәңгелеккә алып китте. Янузы Чумаринның якты истәлеге укыткан укучылары һәм хезмәттәшләре күңелендә мәңге сакланыр.
Янузы Михайловичның тормыш иптәше Людмила Николаевна белән дә элемтәгә кердек.
-Тормыш иптәшемне шулай искә алуларына бик шатландык. Олы Подберезье авылына без гаиләбез белән күченеп килгән идек. Икенче улыбыз Дима шунда дөньяга килде. Ә инде Чүти мәктәбе директоры Нурулла Алиев пенсиягә чыккач, аның урынына Янузы Михайловичны куйдылар. Без 25 ел бергә яшәдек, ике ул үстердек. Улым Сергей ТР Эчке эшләр министрлыгы системасында эшли, подполковник, Дмитрий – эретеп ябыштыручы, икесе дә гаиләле,- диде ул.
Әлеге бәйгедә Иске Тәрбит мәктәбе укучылары беренче урынны яулады. Ә икенче һәм өченче урыннар Чүти мәктәбенең төрле яшьтәге укучылары арасында. Җиңүчеләргә Петр абыйлары әзерләгән бүләкләр - Мактау кәгазьләре, медальләр, акчалата призлар тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев