Чүти авыл җирлегендә халык җыены эшлекле шартларда үтте
Район үзәгеннән иң ерак урнашкан Чүти авыл җирлегенең отчет җыелышы быел Олы Тәрбит авылында булды.
Халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов башлады, кунаклар, көн тәртибе белән таныштырды. Биредә шулай ук, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, оешма, учреждение, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. Җыен барышында Чүти авылы ФАПы мөрире Фәридә Гыйззәтова, Олы Тәрбит мәтәният йорты методисты Тамара Чартинова, Чүти авылы китапханәсече Фәридә Низаметдинова, җирлекнең ветераннар советы рәисе Василий Уткин, Чүти урта мәктәбе директоры Лариса Бухарова, участок уполномоченные вазифасын башкаручы Раил Ногманов үз эшчәнлекләре турында хисап тотты.
2018 елда башкарылган эшләр буенча авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов отчет доклады белән чыгыш ясады. Бу төбәктә эшчән, уңган- булган халык яши, шуңа да авыл җирлеге райондагы рейтинг буенча беренче урында бара. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да биредә тырыш халык яшәвен ассызыклап, алар эшенә югары бәя биреп үтте. Бу хакта булырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев