Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Чүти авылы бозау караучысына мактаулы исем бирелде

Терлекчеләр, беренче әтәчләр белән бергә иртүк йокыдан торып, ел фасылының кайсы вакыты булуга карамастан, фермага ашыга.

“Гөбенә” агрофирмасының Чүтидәге бозау караучысы Фәния Тимергалиева да утыз елга якын инде ферма сукмагын таптый.
Шушы утыз ел эчендә тырышып эшләвенең матур нәтиҗәсе буларак, Фәния Мирзаҗан кызы быел “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әлеге зур бүләкне аңа Казанда Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
– Минем гади генә хезмәтемне шулай күреп алып, югары бәяләүләре, атказанган исемгә тәкъдим итүләре өчен барысына да тирән рәхмәтемне белдерәм, – диде Фәния.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү шәһәренә юл тота һәм 59 нчы авыл хуҗалыгы һөнәр училищесына укырга керә. 1992 елда аны уңышлы тәмамлап, өченче класслы яшелчә үстерүче һөнәре ала һәм туган җиренә кайта. Авылда мондый һөнәргә ихтыяҗ булмагач, “Йолдыз” колхозына эшкә керә. Алар нәселе кендекләре белән авылга береккән. Әтисе Мирзаҗан тракторда эшләгән, кызганыч, гомере генә иртәрәк өзелгән. Озак еллар буена фермада савымчы булып эшләгән әнисе Әминә янында беренче чирканчыкны ала Фәния. Савымчы урыны бушагач, 19 яшендә эшкә шунда килә. Бераздан салкын ысул белән асралучы яшь бозаулар группасына күчерәләр. Анда эшли башлавына да 16 ел вакыт үткән инде. Терлекче хезмәте җиңел түгел. Эш сәгате иртә таңнан башлана, ул вакытта авыл уянмаган да була әле. Кичке биштә фермага килеп, сигезгә кадәр эшлиләр, өйләренә кичке тугызынчыларда гына кайталар.
– Хезмәттәшләрем Алия Әхмәтова, Марат Сөнгатуллин белән бергә бер көнлектән алып, алты айга кадәрге 183 баш бозау карыйбыз. Яңа туган бозауларга бер айга кадәр сөт эчерәбез, аннан өч ай коры сөтне су белән болгатып бирәбез. Рационга печән, катнашазык, төрле витаминнар кертә башлыйбыз. Соңыннан сенаж, печән, кукуруз оны кушылган бөртек фуражы ашатуга күчәбез. Бозаулар алдында су даими булырга тиеш. Яшь бозауларга кышын да, җәйге чорда да сөтне махсус җайланмада 40 градуска кадәр җылытып бирәбез. Алия белән бергә өч ел эшлибез. Марат та терлекчелек тармагында яңа кеше түгел, тәҗрибәле, тырыш егет. Азыкны бергәләп таратабыз, бозауларның асларын чистартабыз, – диде Фәния.
Бозау караучылар хезмәт күрсәткечләрен ел саен арттыра бара. Күз тимәсен, яшь терлекләр арасында үлем-җитем очраклары да юк дәрәҗәсендә. Былтыр бозауларның сакланышын 100 процентка җиткергәннәр, уртача тәүлеклек үсеш 1001 граммга җиткән.
Гаиләң ныклы булганда гына хезмәттә югары уңышларга ирешергә мөмкин. 1992 елда авылдашы Камил Тимергалиевка кияүгә чыккан Фәния дә шулай уйлый. Тату гаиләдә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта кызлары Динә Олы Кайбычта үз гаиләсе белән яши, ике балалары бар. Уллары Илдар төп йортта гаиләсе белән яши, ул – нигез хуҗасы. Тормыш иптәше Татьяна Чүти мәктәбендә химия, биологиядән укыта, ул үстерәләр.
– Фәниянең көне эштә узса да, өйдә һәрвакыт тәртип, ашарга пешкән. Фермадан кайткач, өйдәге терлекләрне дә карыйсы бар бит әле. Ике сыер, бозаулар, кош-корт асрыйбыз.Чакыручы булганда, төзелеш эшләре белән шөгыльләнәм. Хәзер улымны да үзем белән алып йөрим, эшкә өйрәнсен дим. Авылымны, табигатьне яратам. Авыл җирлеге, мәктәп укучылары ярдәме белән өй каршына илле төп нарат агачы да утыртык, – диде тормыш иптәше Камил.
Фәния ел саен хуҗалык һәм район алдынгылары слетында катнаша, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. Терлекчелекне үстерүдәге уңышлары өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, "Ак Барс" агрохолдингының Мактау кәгазе, район башлыгының Рәхмәт хатларына да лаек булган. “Гөбенә” агрофирмасы җитәкчелеге дә аны бары уңай яктан гына телгә ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев