Чүти авылыда Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр
Чүти авылында да тантаналы митинг " Үлемсез полк"ның авыл урамнары буенча үтүеннән башланып китте. Мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән шигьри-музыкаль бәйрәм олы буын вәкилләрен, тыл хезмәтчәннәрен битараф калдырмады.
Чара барышында күз яшьләре дә чагылып китте. Бәйрәм авылыбызнын иң хөрмәтле кешесе- бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Козлов катнашында узды. Ул үз чыгышында авылдашларына исәнлек-саулык теләде, зур югалтулар бәрабәренә яулап алынган тынычлыкның әһәмияте турында сөйләде, бүгенге матур тормыш буыннардан-буыннарга мирас булып калсын иде дигән теләген җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев