Чүти авылында яшәүче Насретдиновлар 22 баш мөгезле эре терлек асрый
Чүти авылында яшәүче Насретдиновларның шәхси хуҗалыгы ныклы хуҗалыклар рәтендә йөри. Бүгенге көндә аларның 22 баш мөгезле эре терлеге бар, дәүләткә көн саен 110 литрга якын сөт тапшыралар.
Сәлимә һәм Ризатдин Насретдиновларның кече улы Дамир,ата-бабаларының гореф-гадәтләренә туг¬ры калып, төп нигездән бер кая да китмәгән. Абыйсы белән апалары, үсеп җиткәч, шәһәрдә төпләнгән, ә Дамир әти-әнисе янында калган. Ул да әтисе кебек төзүче һөнәрен үзләштергән, хезмәт юлын авылда эшләүдән башлаган. Мәлки авылындагы ферманы ремонтлаганда ул Кыр Буасы авылы кызы белән таныша. Ашханәдә пешекче булып эшләүче Лилия белән ике арада мәхәббәт уты кабына.
– Бер ел очрашып йөрдек, – диде Лилия, көлемсерәп. – Туйлар узганга да 15 ел вакыт узган икән инде. 5 декабрьдә булган иде туебыз.
– Димәк, быел бәллүр туе¬гыз. Егетең машина белән барып алдымы соң? Бәлки, элекеге кебек җигүле атлар беләндер?
– Машинада, – дип әңгәмәбезгә кушыды ике яшьлек оныгы Илүсәне күтәргән әнисе Сәлимә апа. Бирнәләре дә мулдан иде.
Яшьләр төп нигездә әти- әниләре белән бергә сигез ел дәвамында дус-тату яшәгән. Каенана белән киленнең дә әниле-кызлы кебек бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре әллә каян сизелеп тора. Димәк, Дамир гомерлек ярын сайлаганда ялгышмаган. Кызлары Динә белән Зилә тугач, яшьләр, әти-әни фатихасы белән, яңа йорт өлгертә. Заманча итеп төзелгән ике катлы йортлары авылга ямь биреп тора. Барлык уңайлык¬лар да тудырылган анда. Душ кабинасы да бар, әмма авыл кешесе мунчасыз тора алмый инде ул. Өч кызлары үсеп килә. Өйләрен әти-әниләре йорты белән янәшә, бер ишек алдында төзегәннәр, ике йорт арасы 5-6 метр гына. Дамирның әтисе, Лилиянең әти-әнисе дә бакыйлыкка күчкән инде. Ә Сәлимә апа бу йортта һәрвакыт иң кадерле кеше.
– Әниебез безгә кызларыбызны үстерешергә булышты. Хәзер кече кызыбыз белән утыра. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле. Өебезнең нуры булып озак яшәсен иде әле ул, – ди Лилия.
Яңа йорт – Дамир белән Лилиянең күпьеллык тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
– Аны шулай матур итеп төзүдә нәни кызыбыз Зилә «ярдәм итте», – дип шаярталар алар. – Ул тугач бирелгән Ана (Гаилә) капиталын торак шартларын яхшыртуга тоттык.
Насретдиновлар йортыннан ниндидер җылылык бөркелеп тора. Иң зур байлыклары – кызлары, бер-берсенә булган үзара хөрмәт.
– Шәхси ярдәмче хуҗалыгыгызны ничек үстерә башладыгыз?
– Мин авыл тормышын терлектән башка күз алдына да китерә алмыйм. Башта өч сыер асрадык, аннан соң тагын өчне алдык. Хәзер инде 15 сыерыбыз, 4 үгезебез, таналарыбыз бар. Сигез сыер асраучыларга хөкүмәттән бирелүче 200 мең сум күләмендәге акча безгә зур ярдәм булды. Машина белән сыер саву аппаратын да районнан отышлы шартларда бирделәр.
Үз көчеңә ышану – Насретдновларга хас сыйфат. Дамир 15 гектар мәйдандагы пай җирендә дә үзе генә эшли. Бодай, арпа кебек бөртекле культураларны өч гектарда үстерә, калган мәйданнарны күпьеллык¬лар били. 150 рулонга якын печән җыеп ала, кышлату чорына ул 300 рулон кирәк. Узган ел 10 тонн арпа үстергән, һәр гектарның уңдырышлылыгы 47 центнер булган. Быел исә бодайның һәр гектары 35әр центнер уңыш белән сөендергән.Җирләрен тирес белән ашлый. Иске булса да, үз тракторы бар, калган техниканы башкалардан алып тора.
Пай җирләрендә үстерелгән печән белән генә ул кадәр терлекне асрап булмый. Шуңа да читтән дә сатып алырга туры килә. Гаиләдә бу арифметиканы һәркем белә: 10 ай эчендә 400 мең сумлык сөт тапшыр-ганнар, бер баш мөгезле эре терлеккә бер-берсе меңәр сум торган 10 рулон печән кирәк. Фураж бәясе дә арзан түгел. Ике машина тирәсе булса да чөгендер түбе (жом) кирәк. Ветеринария хезмәтеннән дә файдаланмыйча булмый. Боларга өстәп, продукция алу өчен күпме хезмәт куела! Лилия сыерларын иртәнге сәгать дүрттә сава башлый инде, җидедә төгәлли. Дамир да көнозын ишегалдында эш белән мәшгуль. Малларны вакытында ашатырга, эчертергә, асларын чистартырга, продукцияне урнаштырырга кирәк. Дус-тату булып бер максатка эшләгәч, барысына да өлгерәләр. Өйләре ялт итеп тора, табыннары тулы ризык. Җәен бакчалары гөлбакчага әйләнә: тюльпан, лилия, розалар тирә-юньгә хуш ис тарата, җиләк-җимеш, яшелчәләр мул өлгерә.
Әнә шулай тормыштан ямь һәм тәм табып яши Насретдиновлар гаиләсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев