Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти балалар бакчасында үткән Гаилә бәйрәменә Бичура да килгән

Чүти балалар бакчасында Гаилә бәйрәме узды. Кичәне балалар бакчасы мөдире Гөлфия Кадыйрова башлап жибәрде. Ул үз чыгышында гаиләнең тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге булуын ассызыклады. Шуңа да бәйрәмнең "Безнен гаилә – тату гаилә" исеме астында үткәрелүен әйтте.

Кичәдә өч гаилә: Ләйсән һәм Ирек Хәйретдиновлар балалары Динә, Ильмир белән, Гөлия һәм Рамил Тимергалиевлар уллары Рәсим белән, Камилә һәм Илдар Шәрәфиевлар һәм балалары Динара, Тимур көч сынашты. Алар җырга, биюгә, нәфис сүз сөйләүгә осталыкларын, тапкырлыкларын, талантларын күрсәтте. Балалар бакчасына йөрүче балалар әти-әниләренә матур җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк итте. Бәйрәм барышында кунакка Бичура (мәктәпнең техник персоналы Лилия Малова) килеп, бәйрәмгә яна төсмер өстәде, үзе әзерләгән уеннарны уйнатып, әти-әниләрнең күңелен ачты. Соңыннан бәйгегә йомгак ясалды. "Иң актив гаилә" титулын Хәйретдиновлар алды, "Иң күркәм гаилә" булып Тимергалиевлар, "Иң моңлы гаилә" дип Шәрәфиевлар танылды, алар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Бәйрәм "Озын булсын гомерләр" җыры белән тәмамланды. Кыска гына вакыт эчендә әти-әниләр балалары белән бергәләп ял итте, балалар әти-әниләре өчен куанган булсалар, әти-әниләр үз чиратында балалары өчен шатланды, алар балалар бакчасы хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен әйттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев