Чүти мәктәбе укытучысы 33 ел буена укучылар күңелендә ана теленә мәхәббәт уята
Чүти урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә Навафил кызы Козлова үз эшен намус белән башкаручы тәҗрибәле укытучыларның берсе.
Яшел Үзән районының Уразлы авылында туып-үсеп, шунда урта белем алган кыз, 1981 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга кергән. Яңа гына кулына диплом алган кызны юллама буенча Чүти урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрәләр.
– Бер белмәгән авылга барасымны белгәч, башта каушабрак та калдым. Әмма борчылуларым юкка булды. Коллективтагы укытучылар, укучылар, әти-әниләре белән уртак телне тиз таптым. Язмыш мине Чүти белән мәңгелеккә бәйләгән булып чыкты. Шушы авыл егете Фәргать Козлов белән гаилә кордык, өч бала тәрбияләп үстердек. Хәзер улыбыз Булат Казан шәһәренең бер төзелеш фирмасында эшли. Алсуыбыз химия-технология университетында аспирантура тәмамлый. Зөбәрҗәтебез энергетика университетын тәмамлады, хәзер эколог булып эшли. Тормыш иптәшем Фәргать “Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалы энергетигы, – ди Раилә Навафил кызы. – Коллективтагы 18 укытучы белән ярдәмләшеп эшлибез.
33 ел буена шушы мәктәптә эшләү дәверендә ул укучылар күңелендә ана теленә, туган телгә мәхәббәт уяткан, белем һәм тәрбия биргән. Намуслы тырыш хезмәте республикабыз Мәгариф һәм фән министрлыгы, район, мәгариф бүлеге җитәкчелеге тарафыннан Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре белән билгеләп үтелгән.
Үзенең төп эшеннән кала, мәктәптә төрле җәмәгать эшләре дә алып бара. Ул мәктәп музее эшчәнлеге өчен җаваплы. Аның әйтүенчә, биредә 300гә якын экспонат тупланган. Мәктәпкә килгән кунакларны Раилә Навафил кызы әзерләгән укучы-экскурсоводлар мәктәп музее белән таныштыра. Мәктәптә бию түгәрәге оештырып, “Зөбәрҗәт” кызлар бию коллективы да булдыра. Аның кызлары “Йолдызлык” фестивалендә дә катнашалар.
Чүти урта мәктәбе директоры Лариса Бухарова да хезмәттәше турында бары уңай фикерләр генә әйтте.
– Раилә Навафиловна үз эшенең остасы. Аның утыз елдан артык туплаган бай тәҗрибәсе бар. Ул – югары категорияле педагог. Дәрестә һәр укучының мөмкинлеген, сәләтен белеп эш итә. Коллективта хезмәттәшләренең, укучыларның, ата-аналарның хөрмәтен казанган кеше. Ул һәрвакыт эзләнүдә, заман белән бергә атлау өчен үзенең белемен тагын да камилләштерү өстендә эшли. Үзенә йөкләнгән эшне һәрвакыт намус белән, зур җаваплылык тоеп башкара. Аның укучылары район, зона, республика бәйгеләрендә, олимпиадаларда даими катнашып, уңыш яулыйлар. Болар барысы да аның тырыш хезмәте турында сөйли, – диде директор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев