Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти мәктәбендә узган Туган тел атналыгы чараларга бай булган

Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле.

Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга, аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган тел– дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу- аңлашу коралы ул. Адәм баласының иң изге, иң даhи хисләренең берсе - туган телгә гамьле, хөрмәте булу, төбәгең, шәҗәрәңне белүдер. 


Бүгенге заманда телгә кагылышлы нинди генә законнар чыкса да, иң отышлысы- шәхси үрнәк! Миемчә, тел тәрбиясендә ул- нигез ташы. Туган телгә өйрәтүдә әни кешенең үзенә аерым җаваплы урыны барлыгын искәртеп үтү дә зарур. «Тел- ананың балага иң зур бүләге». Мәгълүм ки, татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөньяда халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Кызганычка каршы, без туган тел, сүз кадере беткән заманда яшибез. Бу вакытта менә Туган тел көне кебек бәйрәмнәр дә бик мөhим. 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. 
Быел безнең мәктәптә бу көн олы бәйрәм төсен алды. Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Һәр класс туган телгә багышлап стена газеталары чыгарды. Укучылар телгә багышланган иншалар, шигырьләр яздылар, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеделәр, тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар тупладылар. 
Туган тел атналыгы 5 класс укучылары тарафыннан оештырылган “Туган телем – иркә гөлем” исемле әдәби – музыкаль монтаж белән башланып китте. Атналыгыбызның ике көнен фронтовик шагыйрьләрнең, язучыларның иҗатларын өйрәнүгә багышладык. Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” китабы буенча үткәрелгән укучылар конференциясе дә бик җанлы үтте. 11 класс укучысы Эльмира Шәрәфетдинованың чыгышы язучының тормышын һәм иҗатын яктырткан презентация белән үрелеп барды. 15 февральдә Муса Җәлил иҗатына багышланган шигырь бәйгесе узды. Башлангычлар, 6,7,8 класс укучылары бик актив булдылар, ә 5 класс укучылары “Кызыл ромашка” исемле шигырен сәхнәләштерде. Герой-шагыйрь әсәрләреннән китаплар күргәзмәсе оештырылды, 8-9 класслар арасында әдәби викторина уздырылды. 21 февральне зур бәйрәм итеп үткәрдек. Кичә мәктәпнең актлар залында узды. Бәйрәмне Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән башлап җибәрдек. Менә инде бер гасыр дәвамында ул телләрдән төшмичә укыла, ничәмә-ничә буын әлеге искиткеч гүзәл үрнәк тәэсирендә тәрбияләнә hәм киләчәктә дә тәрбияләнер. Гомумән алганда, безнең бөтен әдәбиятыбыз гына түгел, милли сәнгатебезнең төрле жанрлары да Габдулла Тукай исеменә барып тоташа. 
Кичә дәвамында 5 hәм 8 класслар укучылары туган телебезгә багышланган бик матур hәм эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Диана Леонтьева белән Камилә Шәйдуллина башкаруында моңлы татар көйләре күңелләрнең иң нечкә кылларын тирбәтте. Татар халык көйләрен Айдар Хәйретдинов, Рәзинә Шәрәфетдинова, Диана Чинакина курайда өздереп уйнадылар. “Зөбәрҗәт” бию төркеменә йөрүче кызларыбызның биюләре кичәбезнең матур бизәгенә әверелде. Соңыннан Туган тел атналыгында актив катнашучылар Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 
Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр! Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер - бәясе, хөрмәте бар. 

Раилә Козлова, Чүти мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев