Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүтидән сугыш ветераны Касыйм Козлов: “Әле уразага кердем. Президент күчтәнәчләре белән авыз ачканда тәмләп чәй эчәрмен”

Илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын каршы алды.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан райондагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр кайтты. Чүти авылында яшәүче бердәнбер ветеран Касыйм Зиннәт улы Козловка тәм-том тутырылган тартманы һәм үз күчтәнәчләрен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.
-Бүген күгебез аяз. 75 ел дәвамында таныч тормышта яшәвебез өчен без Сезнең алда бурычлыбыз, Касыйм абый. Бөек Җиңү көнен якынайтуга керткән өлешегез өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш ияеп, рәхмәтемне җиткерәм, - диде район башлыгы.
Аның изге теләкләренә Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та кушылды.
Яшь армиячеләр ветеранга шигырьләр сөйләде, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
- Күчтәнәчләрегез өчен зур рәхмәт. Әле уразага кердем, авыз ачканда тәмләм чәй эчәрмен. Өемә килеп зурлавыгыз өчен барыгызга да олы рәхмәтемне җиткерәм Әйе, безнең буынга туган илебезне фашист илбасарларыннан азат итәргә туры килде. Бездән соң киләсе буыннарга беркайчан да сугыш афәтен күрергә язмасын, яшьләр тыныч тормышның кадерен белсен, - диде Касыйм ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев