Циклон Татарстанга яшенле яңгыр, боз, көчле җил алып килә, температура түбәнәя
Бүген Татарстанда циклон йогынтысы нәтиҗәсендә тотрыксыз һава шартлары һәм температура фонының түбәнәюе көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән генә яңгыр яуса, иртән һәм көндез исә күпчелек районнарда, шул исәптән Казанда да көчле яңгырлар фаразлана. Кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал, шулай ук Татарстан башкаласы да искәрмә булмаячак.
Көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә. Көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15-20 метрга, ә кайбер урыннарда 24 метрга кадәр җитә.
Җылы төннән соң көндез Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев