Чисталык һәм тәртип — уртак җаваплылык
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында чираттагы киңәшмә үткәрде.
Очрашу барышында алдагы атналардагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде. Шушы араларда туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне тәбрикләделәр.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Ул терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итүен, шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларга азык сату мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.
Альберт Рәхмәтуллин төзекләндерү һәм экологик таләпләрне үтәү мәсьәләләренә дә аерым тукталды. Ул Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб авыллары арасында урнашкан каты коммуналь калдыклар полигоны тирәсенә төзелеш калдыкларын, иске җиһазларны һәм башка эре габаритлы чүп-чарны түгүнең катгый тыелуын искәртте.
Мондый калдыкларны вакытлыча урнаштыру бары тик язгы санитар-экологик икеайлык үткәрелгән чорда гына рөхсәт ителгән иде. Хәзерге вакытта әлеге территория тулысынча чистартылды, ә гамәлдәге кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык һәм күләмле штрафлар каралган.
Киңәшмәдә сәламәтлек саклау, хокук тәртибе һәм мәгариф өлкәләрендәге бүгенге вәзгыять турында район үзәк больницасы баш табибының дәвалау эшләре буенча урынбасары Индира Биктаһирова, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Илфат Шакиров һәм мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова мәгълүмат җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев