Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти мәктәбе укытучысы: «Иң гүзәл кеше – укытучы»

Беренче укытучым – остазым минем!

Укытучы! Мөгаллим! Остаз! Шушы өч сүзне ишетүгә, бер кулына китап, икенче кулына акбур тоткан ягымлы, мөлаем, чибәр укытучы апам күз алдына килеп баса. Никадәр самими күзләр төбәлгән аңа. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап көтәләр. Алар алдында һич тә каушамыйча, укытучы дәрес бирә.

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез-—
Сез иң күркәм кеше икәнсез!

Мин үземә белем серләрен төшендерүче укытучыларымның һәммәсен остазларым дип атыйм. Иң гүзәл кеше — укытучы. Барысына түзүче, ягымлы тавышлары белән безне иркәләүче, тыйнак, таләпчән, һәммәбез белән уртак тел таба алучы, күңелебезне күтәрүче, кәефсез чакларыбызны сизеп алып ярдәм итәргә тырышучы мөгаллимнәр белем бирде мина. Алар турында әллә никадәр әсәр, роман һәм поэмалар язарга мөмкин.
Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә, күбебезнең күз алдына нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз килеп баса. Ничек кенә булмасын, һәр кешенең «Менә ул чын мөгаллим», — диярлек остазы бар. Ул аны еллар узган саен сагынып искә ала, гомере буена рәхмәт укый.
Минем бүгенге язмам беренче укытучым, остазым Фәния апа Шурбина турында. Кояш нурына тиң сез, укытучым! Мәктәптә эшләү дәверендә күпме бала күңелендәге шикләрне таратып, ак юл сыздыгыз. Шулай да, без — сезнең тәүге укучыларыгыз, ә сез — безнең иң беренче укытучыбыз.
Курка-курка беренче класска укырга барганым бүгенгедәй хәтеремдә. Зәңгәр томаннар артыннан сизелер-сизелмәс кенә кояш нурлары ал нур булып сузыла. Шушы нәзек нурлар томаннарны, әйтерсең лә эретеп юкка чыгара. Җиһан яктырып, кояш нурларына күмелә. Җылылык, иркенлек, әйтеп-аңлатып бетермәслек рәхәтлек күңелне иркәли. Мин мәктәп бусагасына аяк басам. Күңелдәге курку каядыр эреп югала. Каршымда елмаеп укытучы апам басып тора. Мин аның күзләренә карыйм. Андагы җылылык, якты бер нур мине гомер буена озатып бара.
Өмет тулы күзләр, сиңа төбәлгәннәр
Сабырлыгың җитсен аңларга.
Һәр күңелне тоеп, бала зиһененә
Гыйлем чаткылары салырга.
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр белем дөньясына атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык — аналар сабырлыгына тиң. Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме, балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Нәкъ менә шушы сыйфатлар мина беренче укытучым, остазым Фәния апа Шурбинадан күчкәндер дип уйлыйм. Ул бөтен гомерен туган телебез, мәктәп, балалар, киләчәк өчен лаеклы алмаш тәрбияләүгә багышлады. Укытучым һөнәри юлын 21 яшендә башлаган. Авырлыклар берсе артыннан берсе туа, күңелгә төрле уйлар килә. Ләкин яшь кыз кыенлыклар алдында каушап калмый, куелган максатына кыю атлый. Әдәпле-әхлаклы, тәртипле-тәрбияле укучылары шуның ачык мисалы, минемчә. Укытучым һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, эчкерсез һәм тыйнак кеше. Аның «Үскәнем, балам», — дигән сүзләре һәрберебезнең күңелен йомшарта ала. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, җавап бирә, аңлап хәлеңә керә, күңелдә өмет чаткылары уята белә. Аңларга, ярдәм итәргә әзер торуы чагылган йөзен күз алдыма китерәм һәм җиңел булып китә. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, Фәния Әсәдулла кызы белән һәрчак элемтәдә торабыз. Ягымлы сүзләре, акыллы киңәшләре миңа әле дә ярдәм итә. Фәния апага быел 65 яшь тулды. Тик ул һаман да яшь, чибәр, ягымлы һәм сөйкемле.
Кадерле остазым! Дөньядагы иң изге теләкләремне сезгә юллыйм. Безгә белем биргәнегез, акыллы киңәшләрегез, ягымлы карашларыгыз өчен чиксез рәхмәт сезгә! Һәрвакыт шулай сабыр, олы йөрәкле, ярдәмчел булып калыгыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең каршыгызда баш иябез.
Йөрәк түрләреннән урын алып,
Гомер буе сине озата бара.
Уңыш, ялгышларны күзләп тора
Укытучы — бар дөньяга «Ана».

Айсылу Шәрәфетдинова,
Чүти мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев