Чүти участок сайлау комиссиясе рәисе Рамилә Щукина сайлау системасында 40 елдан артык эшли
Чүти участок сайлау комиссиясе рәисе Рамилә Щукина ТР Үзәк сайлау комиссиясенең «Сайлауларны оештырудагы казанышлары өчен» Мактау билгесенә лаек булды.
Ул әлеге системада 1982 елда сайлау комиссиясе әгъзасы буларак эшли башлый. Туган авылы Чүтидә төрле елларда сайлау комиссиясе секретаре, комиссия рәисе урынбасары була.
Соңгы унбиш ел эчендә — участок сайлау комиссиясе рәисе.
Рамилә Щукина — Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, тормыш юлын әлеге өлкәгә багышлаган хезмәт ветераны. Лаеклы ялда булса да, сайлау участогын җитәкләвен дәвам итә. Үз эшен зур җаваплылык тоеп, намус белән башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев