Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Чүтидә махсус операция зонасында батырларча һәлак булган авылдашлары белән хушлаштылар

Чүти авылында Ильвир Насыйбуллинның бабасы Рифкать ага яшәгән йорт янында үткән матәм митингында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, Чүти авыл җирлеге секретаре Алсу Гайнуллина, Россия Кораллы Көчләре ветераны Илһам Хөснетдинов, әфганчылар, Германиядә хезмәт итүчеләр, әнисе, әби-бабасы, туганнары, дуслары, авылдашлары катнашты.

Ильвир Насыйбуллин Украинада барган махсус хәрби операциягә 2023 елның ноябрендә үз теләге белән киткән. 2024 елның ноябрендә хәрби бурычын үтәгәндә Кременная торак пункты янында геройларча һәлак булган. 

Ильвир Мансур улы Насыйбуллин 1996 елның 26 декабрендә Чүти авылында туган. Әтисе Мансур Ильвирга бер яшь тулганчы ук 1997 елда вафат булган. Әнисе Наталия Чувашия Республикасында яши. 

Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барган матәм митингында Альберт Рәхмәтуллин, Алсу Гайнуллина чыгыш ясады. Ильвир Насыйбуллинның әнисенең, әби-бабасының, туганнарының авыр кайгысын уртаклаштылар. 

Ильвир Насыйбуллин Чүти авылы зиратында җирләнде. Кабере янында Казан шәһәреннән килгән хәрби каравыл автоматлардан салют бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев