Дару үләннәре җыю бәйгесендә җиңгән Олы Кайбыч мәктәбенә кыйммәтле бүләк тапшырдылар
Табигатьтә дәва бар, диләр. Моның шулай икәнлеген укучылар да яхшы белә. Алар, җәйге каникуллары җиткән саен, урман-кырлардан, болыннардан дару үләннәре җыеп, көзен аны мәктәпкә тапшыралар.
Быел да ялларын әнә шулай файдалы итеп үткәрделәр. Район буенча барлыгы 218 килограммнан артык дару үләне һәм җиләк-җимеш җыелды. Әлеге чималны алып китәргә һәм укучыларга рәхмәт белдерергә дип Олы Кайбыч мәктәбенә Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология факультеты доценты Марат Кәлимуллин килде.
Дару үләннәре җыю «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
- Әлеге проект тагын тугыз проектны үз эченә ала. Шуларның берсе «Социаль активлык» бездә кызыксыну уятты. Ул волонтерлык эше белән бәйләнгән. Максатыбыз – чимал алу гына түгел, балаларны табигатькә якынайту, дару үләннәрен танырга, алардан файдаланырга өйрәтү, - диде Марат Илдусович. - Кайбыч мәктәпләре белән беренче ел гына эшлибез. Район зур түгел, укучылар да чагыштырмача аз, дару үләннәре дә күп туры килми. Ләкин мондагы укучылар дару үләннәре җыю буенча инициатива күрсәтүдә лидер. Алар актив булулары белән башкаларга үрнәк булып тора.
Җыелган үләннәрне һәм җиләк-җимешләрне, исемнәрен язып, аерым капчык һәм пакетларга тутырганнар. Аларны үлчәп, машинага төягәннән соң, мәктәпнең актлар залында бүләкләү өлеше узды. Марат Кәлимуллин дару үләннәре җыю буенча игълан ителгән республика бәйгесендә җиңү яулаганнары өчен район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинга Мактау кәгазе һәм берничә төрле функция башкаручы принтер бүләк итте. Илмас Илдарович үз чиратында безнең район укучылары һәм аларның әти-әниләренең тырышлыгын шулай югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Шушы җиңүгә үзенең лаеклы өлешен керткән укучыларга да рәхмәт сүзләрен әйтте. Ул барлык үлән һәм җимешләрнең яртысын җыйган Олы Кайбыч мәктәбен район буенча җиңүче дип игълан итте. Һәм Марат Кәлимуллин алып килгән кыйммәтле бүләкне әлеге мәктәпкә тапшырды.
- Җәй көне энем Адель белән мәтрүшкә, кычыткан, ромашка, сукыр кычыткан кебек дару үләннәрен җыйдык. Безгә әти-әниебез дә булышты, - диде җиденче класс укучысы Зәлинә Хәйретдинова. - Бер дә авыр булмады, киресенчә, табигатьтә ял иттек. Безнең Кайбыч бигрәк матур бит ул, урман-болыннарына сокланып туймаслык. Файдалы үләннәр дә адым саен диярлек үсә. Шәһәрдә аларны җайлы гына табармын димә. Ярый әле авылда яшибез. Мәктәбебезнең җиңү яулавына бик сөендек!
Казаннан килгән кунак мәктәпләрдә витаминлы көннәр үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Моның өчен җәй көне җиләк-җимешләрне җыеп туңдырырга һәм уку елы дәвамында атнага бер көн укучыларга алардан морслар ясап эчерергә, камыр ризыклары пешергәндә дә кулланырга мөмкин булуын әйтте. Укучылар Марат Кәлимуллинның мәктәптә элеккеге кебек «Яшь натуралист» хәрәкәтен оештыру тәкъдимен дә бердәм рәвештә хуплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев