Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Дәүләт эшмәкәрләргә тышкы реклама урнаштыруда ярдәм итәчәк

«Минем бизнес» үзәкләрендә эшләрен яңарак башлаган эшкуарларга ярдәм итү чарасы буларак тышкы реклама урнаштыру мөмкин.

Һәр эшмәкәргә, реклама счетына кимендә 1 сумга тулыландырганда, 10 мең сум бонус һәм реклама дизайнын бушлай эшләү мөмкин булачак.
Тышкы реклама өчен бонус акчалар алу өчен «Минем бизнес» үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә яки онлайн-гариза калдырырга кирәк. Кече һәм урта бизнес хуҗалары өчен шулай ук вебинарлар һәм шәхси консультацияләр үткәреләчәк. Анда тышкы рекламада кампанияләрне мөстәкыйль рәвештә башларга өйрәтәчәкләр.

Программа 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Эш VDOOH тышкы реклама маркетплейсы аша алып барыла: үз бизнесың турында туган шәһәреңдә, ә кирәк булганда бөтен ил буенча билбордларда сөйләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев