Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Демогрфик хәлне ничек яхшыртырга?

Кайбыч район Советының утырышлар залында авылларда үлем очракларын киметү, эчкечелеккә каршы көрәш алып баруга багышланган киңәшмә үтте.

Әлеге киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, җитәкчелек, медицина хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Кайбычта үлем очраклары арта, балалар аз туа. Килеп туган демографик хәлне уңай якка ничек үзгәртергә? Киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина үлемгә китергән сәбәпләрне атап үтте. Үлем очракларында иң төп өлешне йөрәк-кан әйләнеше авыруларыннан вафат булучылар алып тора. Гомерләре нерв авыруларыннан өзелүчеләр саны – икенче күрсәткеч. Өченче күрсәткеч тышкы факторларга бәйле. Эшкә сәләтле кешеләрнең үлеменә күп очракта яман шеш, нерв авырулары сәбәпче. Эчкечелекнең дә ахры аяныч тәмамлана.
Быел дүрт ай эчендә районда вафат булган 73 кешененең 16сы эшкә сәләтле яшьтә. Быелның өч аенда үлем күрсәткече буенча безнең район Татарстан буенча алда бара. Альберт Илгизәрович моңа борчылуын белдерде. Ул авыл җирлекләре башлыкларына, ФАП фельдшерларына, врачларга спиртлы эчемлекләрне даими кулланучылар белән максатчан эш алып бару бурычын куйды. Чөнки сәламәт яшәү алып бармаучылар арасында үлем очраклары еш күзәтелә. Киңәшмдә һәр авыл җирлеге буенча үлем очраклары, аларның сәбәпләре анализланды. Һәр җирлектә эчкечеләрне барладылар.Килеп туган хәлне уңай якка үзгәртү өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында бергәләп фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев