Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Дәүләт бүләге батырның туган авылына кайтты

Олы Подберезье авылында яшәүчеләр бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелды.

 Анда Украинада махсус операция барышында һәлак булган сержант Артем Нагоркинны искә алдылар. Аны апрель аенда туган авылына алып кайтып җирләгәннәр иде. Вафатыннан соң тәкъдим ителгән “Батырлык” ордены кайтып җитте һәм аны әти-әнисенә тапшырдылар.
Митингта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова, мәктәп коллективы, яшь армиячеләр, авыл халкы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев