Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Дөньядагы иң матур авыл – Кече Кайбычым

Сандугачлар сайрар илдә Туып-үскәнбез икән. Чит җирләрнең матурлыгы Безгә җитә алмый икән.

Авыл көнен бәйрәм итү матур итеп традициягә әйләнеп бара. Безнең Кече Кайбыч авылында ул икенче елын шулай зурлап үткәрелә. Көн бик кызу булуга да карамастан, авылдашларым, ераклардан туган ягына кайткан кунаклар, балалар барысы да бәйрәмгә килгән иде. 
Бәйрәмебезне авылыбыз мулласы Мәгъзүм Тимершин изге догалары белән башлап җибәрде, халкыбызга эчкерсез теләкләрен җиткерде. 
Аннан соң районыбыз башлыгы Алберт Рәхмәтуллинга сүз бирелде. Туган якның кадере, авылларны саклау, яшәртү турындагы тирән мәгънәле сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, ул бу авылда тырыш кешеләр яшәвен әйтте, оештыручыларга тирән рәхмәтен белдерде. Әйе, дөньядагы иң матур авыл ул Кече Кайбыч. Чит илдә яши башлагач, аның чыннан да шулай булуына тагын да ныграк инандым. Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да шушы матур бәйрәм белән котлады. Авылыбызның моң иясе – Наил Галиевның җырлары авылдашларыбызга бәйрәм бүләге буларак яңгырады. 
Авыл көне төрле уеннар, җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды. 
Ярышта катнашучыларга бүләкләр мулдан әзерләнгән иде. Бәйрәмгә килгән иң өлкән кешебез Нурия апаны һәм иң кечкенә, яңа туган сабыйны Нурисламны да бүләкләделәр. 
Хәзер Казанда яшәүче авылдашыбыз Наил халык уеннарын да алып барды. Нинди генә бәйгеләр булмады анда! Ат чабышлары, мотоблок, трактор ярышлары да. Олысы да, кечесе кызыл кикрикле әтәч артыннан чапты. Көянтә-чиләк белән дә йөгерделәр. Мәйданнан бер кешенең дә кайтасы килмәде, бер дә оялып тормадылар, рәхәтләнеп җырладылар, шгырьләр дә сөйләделәр, уеннарда да актив катнаштылар. 
Татар эстрададасында танылып килүче яшь җырчы, авылдаш егетебез Дамир Зиннщтуллин да безгә иң матур җырларын бүләк итте. Әлфиназ апа Гатауллина үзе язган «Әнием» шигырен сөйләп, күңелләрне нечкәртте. Сарман якларыннан кайткан авылдашыбыз Гөлсинур апа Сөнгатуллина үзе язган шигырьләрен укыды. 
Мәйданыбыз уртасында җигүле атларга утырган гармунчы егет- кызыбыз да бар иде. Сирин абый белән Айгөл апа өздереп авыл көйләрен уйнады. 
Бәйрәм табыны да мул иде. Тәмле коймак дисеңме, әби- апалар алып килгән күчтәнәчләр, казаннарда пешкән хашлама, пылау, хот- доглар, самавырда кайнаган чәй, җиләк -җимеш -барысы да бар иде. Бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп сыйланды. 
Әлеге бәйрәмне оештыруда зур көч куйган Зиннуровлар һәм Галиевлар гаиләләренә барыбыз да рәхмәтле. Алар тырышлыгы белән генә шушы бәйрәм менә инде икенче елын инде гөрли. Безне зурлап килгән Алберт Илгизәр улына, кунакларга рәхмәт әйтәсем килә. Акчалата, бүләкләтә булышучы авылдашларга, кунакларга, ризыклар пешерү өчен сарык бирүчеләргә, “Сандугач” балалар бакчасы-мәктәп комплексы коллективына, фельдшерга, табын әзерләүчеләргә, тавыш операторы Айрат абыйга рәхмәттән кала, тагын ни әйтәсең ди инде. Икенче елга да шулай бергә очрашырга язсын. 

Кадрия Әхтәриева, Кече Кайбыч -Төркия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев