Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Дөньядагы бер бала да авырмасын иде”, - ди Олы Кайбычта яшәүче Алия Гарәфетдинова

Бераз гына кыенлык кичерсәк тә җебеп төшкән мәлләр, дөнья беткән кебек тоелган чаклар барыбыз белән дә буладыр ул. Юктан гына да күңел төшенкелегенә бирелгән вакытларда авыру бала тәрбияләүче гаиләләрнең сынмыйча-сыгылмыйча нинди авыр йөк күтәрүен уйлап та карамыйбыз. Олы Кайбыч авылында яшәүче Алия белән Ильяс Гарәфетдиновлар гаиләсен дә читләтеп узмаган ул...

Һәр әти-әни баласының дөньяга исән-сау булып тууын тели. Малаймы ул, әллә кыз баламы - анысы мөһим түгел - дүрт саны төгәл булсын. Матур гына гаилә корып, сабыйлары туасын белгәч, Ильяс белән Алия дә аның сәламәт булуын теләгәндер, тәпи киткәнен, «әттә», «әннә», «мәммә» дигән тәүге сүзләрен ишетергә хыяллангандыр, әлбәттә. Ләкин, язмышның бер ачы сынавымы икән, теләкләре кабул булмый шул. Тәүге мәхәббәт җимешләре Илназ авыру булып туа. Аңа хәзер унике яшь. Шулай да сабый бала кебек - утыра да, сөйләшә дә, кашык тотып ашый да алмый ул.
-Йөклелек чорын җиңел уздырдым. Анализ нәтиҗәләре дә әйбәт иде. УЗИда куркыныч янавын күрсәтмәде, - дип башлады Алия. - Туып өч көн узгач, улыбыз сап-сары булды, хәле начарлана башлады. Аны ДРКБга озаттылар, шуннан диагноз куеп кайтардылар. Унике ел элек булган, җаныбызны әрнеткән ул вакыйгаларның һәр мизгелен бүгенгедәй хәтерлим.
Баланы савыктыру, хәлен җиңеләйтү өчен бик тырыша Гарәфетдиновлар. Тернәкләндерү үзәкләренең бусагасын да аз таптамый алар. Ни кызганыч, бәгырь җимешләрендә генә алга китеш күзәтелми.
- Улыбыз төннәрен дә еш уяна. Сызланган чаклары аз булмый аның, - дип дәвам итте Алия. - Сау-сәламәт бала кайсы җире авыртканың әйтә, ишарәләп күрсәтә әле ул. Безнең очракта билгесезлек үзәкне өзә. Елаган чакларында баламның кайсы җире авыртканын белә алмаудан да авыры юк.
Болай да саулыктан мәхрүм булган Илназга язмыш тагын бер сынау өсти. Моннан өч ел элек, каты чирләп, үлем белән күзгә-күз очрашырга, яшәү өчен көрәшергә туры килә аңа. Бер ай буе реанимация­дә ятып, өч мәртәбә авыр операция кичерә ул.
- Ул чагында балакаемның миңа карап ятуы һаман да күз алдымда. Ул моңсу карашта «Әнием, яшисем килә, бик яшисем килә минем» дигән сүзләр ярылып ята иде. Табиблар да фәрештә дип йөртте аны. Улыгызның яшәячәгенә өмет бик аз, әзер булып торыгыз, - диделәр. Ул вакыттагы хисләребезне берәүгә дә кичерергә язмасын», -диде Алия.
Көчле булып чыга Илназ, бик якында, янәшәдә генә булган үлемне җиңә ул. Туганнары, өйдәге нәни энекәше Динар да көч биргәндер аңа. Әйе, биш ел элек Ильяс белән Алиянең тагын бер улы туа. «Динар дөньяга аваз салганчы, курку белән яшәдем. Шөкер сау-сәламәт булып туды ул. Әле ярый тапканмын дип шатланам».
Әти-әнисенең уң кулы, абыйсына бер иптәш ул Динар. Илназ аның бакчадан кайтып керүен зарыгып көтеп тора. Сөйләшә алмаса да, шатлыгын сиздерә ул. Үзен жәлләгәнне яратмый. Мунча сүзен ишетүгә, күзләре очкынлана. Урсак урманчылыгында дәү әнисе белән дәү әтисе яши аның. Һәр атнаны аларга мунчага баралар. Гарәфетдиновлар гаиләсе социаль найм буенча бирелгән йортта яши. Инвалид бала тәрбияләүче гаилә буларак, торакка чиратта торганнар. Хәзерге йортлары бирелгәч, чираттан төшкәннәр. Гаилә үз көче белән яңа йорт төзи. Инвалид бала тәрбияләүчеләргә каралган ташламалардан файдаланалар.
Алия турында авырлык­лар алдында баш игән дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Һәрвакыт мөлаем, көләч ул, иң кыен чакларында да елмаерга көч таба. Туганнары, дуслары белән аралашырга, алар белән очрашырга тырыша. Андый чакларда тормыш иптәшенә таяна ул. Сәламәт бала белән дә гаиләсен ташлап киткән ирләр азмени? Ә Ильяс абый Алия апаның уң кулы гына түгел, ныклы терәге дә. Икмәк пешерү комбинатында эшли ул, без килгән чагында да хезмәттә иде. "Мин баланы ике генә кешегә ышанып калдыра алам. Аларның берсе - Ильяс, икенчесе - әнием". Башка кеше Илназны карый алмый", - ди әңгәмәдәшем. Сау-сәламәт сабыйларын да чүп савытына ташлап киткән аналарга нәфрәте зур аның: "Хәмергә үрелгән, баласын тәрбияләүдән баш тарткан, аннан ваз кичкән аналарга шаккатам мин. Үзем кебек әниләр белән элемтәдә торабыз, телефон, интернет аша аралашабыз. Безнең барыбызны да уртак проблема берләштерә, сөйләшкәч җиңел була. Авыру бала тәрбияләүче әниләргә түземлек телим, күңелебезне төшермик!"
Язмам герое белән әнә шундый нотада саубуллаштык. Алия апаның "Тагын кил, бездән бервакытта да кеше өзелми", - диюенә Илназ елмаеп куйды. Мөмкин кадәр күбрәк шатландырасы иде сине, балакай. Ходай сиңа сызлануларны җиңәргә көч бирсен, сабырлыкның тере үрнәге булган, сиңа наз-ярату белән караган әниеңнең түзем савытлары тулмасын. Алия апа "Вконтакте"дагы статусында язганча, "Дөньядагы бер бала да авыр­масын иде".
Ләйсән Саттарова,
автор фотосы
(Илназ турындагы шәхси мәгъ­лү­матлар һәм фото әти-­әнисе Ильяс һәм Алия Гәрәфетдиновлар рөхсәте белән бирелә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Дөньядагы бер бала да авырмасын иде”, ди Олы Кайбычта яшәүче Алия Гарәфетдинова