Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Дубрава” агрофирмасы игенчеләре арпа чәчә

Агрофирма игенчеләре Кошман авылында 273 гектар мәйданны биләгән басуында арпа чәчә башлады.

Тәҗрибәле механизатор Александр Петров иярләгән “МТЗ- 1221” тракторына тагылган чәчү агрегатында чәчүчеләр Рәфыйк Хикмәтуллин, Марат Кашапов эшли. “К- 700” тракторында Николай Ситнов культиватор агрегатында чәчү өчен туфрак әзерли. “МТЗ- 1221” тракторында Сергей Петров чәчүлек орлык, “КамАЗ” йөртүче Илгиз Яруллин минераль ашлама белән тәэмин итә.


“Дубрава” агрофирмасының баш агрономы Илнур Сәлахов әйтүенчә, бүгенге көндә басуларда 9 тырмалау, 1 культивацияләү һәм 1 чәчү агрегаты эшли. 3047 гектар мәйданны биләгән уҗым культураларына минераль ашлама кертү тәмамланган, хәзер аларны тырмалауга керешкәннәр. Быел барлыгы 5000 гектар мәйданда сабан культуралары чәчеләчәк.
- Без игезәк сыңарым Сергей белән урта мәктәпте тәмамлагач, Апастагы аграр көллияттә тракторчы- машинист һөнәрен үзләштердек. 2000- 2002 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иттек. Аннан кайткач, икебез дә колхозда тракторчы булып эшли башладык. Быел механизатор буларак 18нче языбызны каршылыйбыз, - диде Александр Петров.
- Кошманда 1313 гектар мәйданда сөрү җире бар. Шуның 729 гектарын бөртекле культуралар били. Биредә бу язда 456 гектар мәйданда сабан бодае, 273 гектарда арпа чәчү планлаштырыла, - диде Кошман бүлекчәсе управляющие Ринат Садриев.
Игенчеләргә мактаулы һәм авыр эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев