Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Дулкыннар» республика бәйгесе Иске Чәчкаб мәктәбе укучыларына уңыш китерде

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә республика күләмендә унөченче тапкыр уздырылган «Дулкыннар» бәйгесенә йомгак ясады. Аның быелгысы татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланды. Һәр елдагыча, Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары бу юлы да әлеге бәйгедә катнашып, уңыш яулап кайтты.

Казанда Халыклар дуслыгы йортында узган бәйге финалында «Салават күпере» ансамбле (җитәкчесе Люция Габидуллина) «Вокал» номинациясендә 2 урынны яулады. «Нәфис сүз» номинациясендә Ралинә Әдиятуллина һәм Ясминә Кәлимуллина дуэты (җитәкчеләре Энҗе Гыйльманова) шулай ук 2 урынга лаек булды. Бу бәйге талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру максатында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Дулкыннар» республика бәйгесе Иске Чәчкаб мәктәбе укучыларына уңыш китерде