Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Эчеп руль артына утырсаң, эшсез дә, акчасыз да каласың

Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрнең юлдагыларның тормышына куркыныч тудыруы турында никадәр генә сөйләп, аңлатып торсалар да, арада барыбер моңа исе китмәүчеләр табыла әле.

Кызган хәлдә руль артына утыручылар, аек булсалар, бәлки, техника янына якын да килмәсләр иде. Хәмер сөреме бөтен аңны томалый шул, әллә нинди юләрлекләргә тарта. Хокук сакчылары әйткәнчә, җинаятьләрнең күбесе исерек хәлдә кылына. Руль артына салмыш хәлдә утыручыларны да җинаятьчегә тиңләргә була. Алар аркасында күпме гомерләр өзелә, күпме кеше гомерлеккә гарип булып кала, никадәр гаилә кара кайгыга бата, ятимнәр саны арта. Гомердән дә кадерлерәк берни юк, ул бер генә бирелә. Ә спиртлы эчемлекләр мәңге бетми.
Бу мәсьәлә башкарма комитет җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе Алексей Макаровның ныклы контролендә. Әлеге комиссия ЮХИДИ хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торып эшли.
-Транспорт белән салмыш хәлдә идарә итүнең шулкадәр куркыныч булуын транспорт йөртүчеләрнең барысы да аңларга тиеш, югыйсә. Аларның юл кагыйдәләрен үтәп йөрүләренә бер ышаныч та юк, тизлекне арттыралар, рөхсәт ителмәгән урыннарда алдагы машиналарны узып китәләр. Юлларда балалар йөрүе турында да оныталар, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларның иминлеге турында уйлап та карамыйлар,– диде ул.
Алексей Николаевич безне 2023 ел башында җәмәгать судьясы караган кайбер административ эшләр белән таныштырды. Ул эшләрдән күренгәнчә, ЮХИДИ тозагына безнең районда яшәүчеләр генә түгел, ә башка шәһәр-районнардан килүчеләр дә эләгә икән. Бу М12 юл төзелеше белән дә бәйле. Чөнки гасыр төзелешенә төрле төбәкләрдән килеп эшлиләр, ул – киң колачлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев