Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Эчке эшләр министрлыгы: Интернетта мошенниклар бензин сату сылтавы белән алдый башлады

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе мошенниклыкларны ачыклау бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оператив хезмәткәре Рәдис Йосыпов сөйләде.

«Хәзер бездә бензин темасы актуаль, интернет аша, төрле төркемнәр аша мессенджерларда ягулык-майлау материаллары сатулары турында белдерүләр урнаштырыла, дигән мөрәҗәгатьләр килә. Мошенниклар бензин алырга тәкъдим итә, бүләккә канистр вәгъдә итә, ләкин моның өчен алдан түләү сорыйлар. 100 сумнан 150 сумга кадәр бәя тәкъдим итәләр. Авыр хәлдә калган кешеләр аларга мөрәҗәгать итә һәм акчаларын югалта», — дип сөйләде Рәдис Йосыпов.

Ул билгеләп үткәнчә, шулай ук интернет аша авто сатабыз дип алдаулар да шактый.

«Мошенниклар ялган сайтлар, төрле социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда төркемнәр төзи. Нигездә Корея, Кытай һәм Беларуссиядән авто алып кайтырга вәгъдә итә. Шул рәвешле, мошенниклар Чаллы кешесен 1,2 млн сумга алдаган», — дип өстәде ул.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев