Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

ЕГАИС системасы Кайбычта ялган аракыга чик куя

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2015 елның 29 декабрендә "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше күләмен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) эшләве турында" дип исемләнгән карар кабул иткән иде. Әлеге карар нигезендә 2016 елның 1 гыйнварыннан 2016 елның 31 мартына кадәр ваклап сату оешмалары сатып алган...

ЕГАИС системасының төп максаты - исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә юл куймау. Ялган аракының кеше гомере өчен гаять зур куркыныч тудыруы турында күпләр хәбәрдар.Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Анна Гыйләҗева хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 апреленнән алкогольле продукция сатып алу турындагы мәгълүматны, күпләп сатучылардан хәмер кайтартылуга, ЕГАИСта теркәргә кирәк булачак. ЕГАИС буенча гамәлдәге законнарны бозган өчен Россия Администртив хокук тәртибен бозулар турындагы кодексының 1 частенең 14.17, 14.19 маддәләре нигезендә административ җаваплылыкка тарту карала. Сәүдә нокталарына закон тозагына эләкмәс өчен, алкоголь продукциясе сатып алу турындагы мәгълүматларның дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен мәгълүматларыгызны беренчел документлар, исерткеч эчемлекләр җибәрүчеләрнең, шулай ук ЕГАИС мәгълүматлары белән чагыштырырга киңәш итәбез. Бу елның гыйнвар, феврале мәгълүматларында төгәлсезлекләр, хаталар булса, 2016 елның 1 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр тутыру өчен билгеләнгән тәртиптә, 2016 елның марты өчен айлык мәгълүматларга тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕГАИС системасы Кайбычта ялган аракыга чик куя